19 яшьлек Сарман егете Әлмәттә чәчкечкә эләгеп үлгән
Фаҗига

19 яшьлек Сарман егете Әлмәттә чәчкечкә эләгеп үлгән

Мәрхүм егет – Сарман районында яши, ул аграр көллияттә 3 нче курста укыган

Әлмәт районында 19 яшьлек егет һәлак булган. Студент егет язгы чәчү эшләрендә катнашырга килгән булган. Бу турыда Татарстан прокуратурасы хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, 4 майда 12.40 сәг тирәсендә эшче егет чәчкеч механизмына эләгә. Ул бик җитди имгәнә. Аны Әлмәт үзәк район хастаханәсенә китерәләр. Ул биредә һәлак була.

Мәрхүм егет – Сарман районында яши, ул аграр көллияттә 3 нче курста укый.

Урынга Әлмәт прокуроры урынбасары Сергей Карамзин барган. Тикшерү оештырганнар, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат 


Нет комментариев