Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Фаҗига

17 яшьлек кыз ис газы белән агуланып үлгән

Тагын дүрт бала хастаханәдә

Кичә кич белән Казанның Зелинский урамындагы шәхси йортларның берсендә 17 яшьлек кыз мәете табыла. Бу турыда «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Шушы өйдән тагын дүрт кешене хастаханәгә китергәннәр. Алар – 8 дән 15 яшькә кадәрге балалар. Бу балаларда да ис газы белән агулану билгеләре ачыкланган.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, әлеге факт буенча иминлек кагыйдәләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү турында җинаять эше ачылган.

Тикшерүчеләр фикеренчә, фаҗига сәбәбе ванна бүлмәсендә һава тартуы (тяга) эшләмәү булуы ихтимал. Биредә газ колонкасы һәм казан урнаштырылган. Һәлак булган кызны ванна бүлмәсендә тапканнар.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев