Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Фаҗига

128 кеше үлгән - Владимир Путин кайгы уртаклашты

Күпсанлы корбаннарга китергән фаҗига

Непалның көнбатышында күпсанлы корбаннарга китергән җир тетрәү булды. Шул сәбәпле Россия Президенты Владимир Путин Непал җитәкчелегенең кайгысын уртаклашты. Телеграмма Президент Рам Чандра Паудел һәм Премьер Пушпа Камал Дахалга адресланган. Бу хакта Татар-информ яза.

«Әлеге табигый бәла-каза нәтиҗәсендә һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарына ихлас теләктәшлек сүзләрен тапшыруыгызны сорыйм, шулай ук барлык зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын теләп калам», - диелә Кремльнең матбугат хезмәте чыгарган текстта.

Соңгы мәгълүматлар буенча, ким дигәндә 128 кеше җир тетрәү корбаны булган.

Фото: kremlin.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев