Суднодагы 55 экипаж әгъзасын һәм 65 пассажирны коткарганнар
Филиппинның Бохоль провинциясе янында 120 пассажир утырган паромга ут капкан. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Якынча мәгълүматлар буенча, паромда чама белән 120 пассажир һәм экипаж әгъзалары булган. Коткару операциясе үткәрелә», - диелә хәбәрдә.
Суднодагы 55 экипаж әгъзасын һәм 65 пассажирны коткарганнар. Зыян күрүчеләр турында берни дә хәбәр ителми.
Нет комментариев