Очрашудан видеотрансляция оештырылачак
25 майда 12.00 сәгатьтә "Әгерҗе радиосында" (FM 106.6) Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Илназ Гатин белән "Туры эфир" булачак.
Әңгәмә барышында барлык актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышырга планлаштыралар.
Сораулар 2-12-20 һәм 8962573163 телефоннары буенча кабул ителә.
Игътибар итегез, видеотрансляция онлайн-режимда Вконтакттагы "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы битендә башкарылачак.
Нет комментариев