Язгы урман
Белдерүләр

Язгы урман

Ямь-яшел төтен пәрдәсе Язгы урман эчендә. Юмарт, җылы һәм яп-якты – Яз кояшы көчендә.

Йокыдан уянды урман,

Күмелде сихри моңга.

Язның ягымлы җилләре

Әйләнде гүзәл җырга.

Бөтен табигать җанланды,

Урманда – яз сулышы.

Умырзая ачты күзен

Сизгәч кояш җылысын.

Яшь үсенте күтәрелә,

Чәчәкләр борын төртә,

Сандугач куна талларга,

Бал корты очып үтә.

Тал, зирек, усак, чикләвек

Сөенеп чәчәк аткан.

Дәртле, шат тавыш яңгырый –

Урманга кошлар кайткан.

Искиткеч матур бизәге

Әкияти дөньяның,

Чәчәкләрнең бакчачысы

Син, кояшлы урманым.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.


Нет комментариев