Яңа датасын хәбәр итәрбез
Туган телләр елы кысаларында 8 июльдә Әгерҗедә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган “Гаилә. Тормыш" исемле зур чара узарга тиеш иде. Әмма коронавирус инфекциясенә бәйле вәзгыять кискенләшү сәбәпле, фестивальне кичерергә карар кылынды.
Яңа дата турында өстәмә рәвештә хәбәр итәрбез, хөрмәтле укучыларыбыз. Безнең яңалыкларны күзәтеп барыгыз!
Исегезгә төшерәбез, оештыручылар шартлары буенча, катнашучы гаиләләр милли костюм, милли ризык презентациясен тәкъдим итәргә, милли бизәк төшерергә, шулай ук тамашачылар белән халык уенын оештырырга тиеш.
Катнашуга заявкалар 8(85551)2-28-35, 89093125808 телефоннары буенча кабул ителә.
Нет комментариев