Әгерҗедә чираттагы ярминкә ике мәйданчыкта узачак
Белдерүләр

Әгерҗедә чираттагы ярминкә ике мәйданчыкта узачак

Сәхнә осталары да матур чыгышлар әзерли

2 октябрьдә, шимбә көнне, Әгерҗедә ике мәйданда (район хакимияте каршында һәм район Мәдәният сарае каршында) Өлкәннәр көненә багышланган ярминкә уза.

–    Әлеге ярминкәдә Иж-Бубый, Кодаш, Тирсә, Көчек авыл җирлекләре дә катнаша. Алар көзге нигъмәтләрне тәкъдим итү белән бергә концерт номерлары белән дә сөендерәчәк, – ди район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев. 

Район Мәдәният сарае сәхнә осталары да бәйрәм уңаеннан матур чыгышлар әзерли. 

Ярминкәдә ашлык, печән, бәрәңге һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителәчәк. Өлкәннәрнең теләген искә алып, волонтерлар олы яшьтәге шәһәрдәшләребезгә сатып алган азык-төлекне алып кайтуда ярдәм күрсәтәчәк. 

Ярминкәне оештыручылар иртәнге сәгатьләрдә үк халыкны сәүдә мәйданнарына көтеп калалар. 


Нет комментариев