Бүген Әгерҗедә бәйрәм концерты узачак
Белдерүләр

Бүген Әгерҗедә бәйрәм концерты узачак

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы укучылары якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан нинди дә булса мәдәни-ял чаралары үткәреләчәкме дигән сорау бирә.

Әгерҗе шәһәре мәдәният йортында болай дип җавап бирделәр:

- 23 февральдә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Шуңа бәйле рәвештә, бүген Әгерҗедә традицион бәйрәм концерты планлаштырыла. Чара 15.00 сәгатьтә узачак. Керү ирекле. Бәйрәмгә барлык ир-атлар, шулай ук мобилизацияләнүчеләрнең һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре дә чакырулы.


Нет комментариев