Битараф булмаганнарны Әгерҗе зиратында өмәгә чакыралар
Белдерүләр

Битараф булмаганнарны Әгерҗе зиратында өмәгә чакыралар

Корбан бәйрәме алды өмәсендә катнашыгыз

23 июнь көнне Әгерҗедәге иске татар зиратында җыештыру өмәсе уздырыла. Иртәнге сәгать 8гә балта, бензин пычкысы кебек эш кораллары белән килүегез сорала. 

Корбан бәйрәме алды өмәсендә катнашып, мәрхүм якыннарыбызның рухын сөендерик, мөхтәрәм кардәшләребез.

16+


Нет комментариев