Әгерҗедә бер урамда хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк
Белдерүләр

Әгерҗедә бер урамда хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк

Автотранспорт өчен юл ябылачак

Әгерҗе шәһәренең башкарма комитеты бу шимбә, 22 октябрьдә, Гагарин урамы 2 һәм 4 йортлары янында территорияне төзекләндерү буенча юл эшләре башкарылачагы турында хәбәр итә.

Шуңа бәйле рәвештә автотранспорт өчен юл вакытлыча ябылачак.
 
"Китерелгән уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез һәм әйләнгеч юллардан файдалануыгызны сорыйбыз", - диелә хәбәрдә.


Нет комментариев