30 апрель 2013 яңалыклары
-
Кайнар су булачак
Тәүлеклек уртача температура 8 градустан югары булган очракта күпкатлы йортларга җылылык бирү туктатыла. Ә хәзерге вакытта температура 10 градус тәшкил итә. Димәк, температура үзгәрмәгән очракта 1 майдан җылылык бирү туктатылачак. Ә менә кайнар су бирү туктатылмаячак, дип сөендерәләр коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре.
-
Медаль белән бүләкләнде
Узган елның 17 ноябрендә Әгерҗенең Гагарин урамындагы шәхси йортта чыккан янгыннан үз тормышын куркыныч астына куеп өлкән яшьтәге ике инвалидны алып чыккан янгын сүндерү частеның оператив машина шоферы Николай МИХАЙЛОВка эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Валерий Макаров "Янгында күрсәткән батырлыгы өчен" медален тапшырды.
-
Истә, һаман да истә
"Әгерҗе хәбәрләре" газетасының баш мөхәррире вазифасыннан киткәннән соң кулыма каләм алганым юк иде. Менә узган шимбәдә узган очрашу күңел кылларымны тибрәтте. Шул уңайдан уй-кичерешләрем, фикерләрем белән уртаклашырга булдым. Бу - партиянең 110 еллыгы уңаеннан КПСС райкомында төрле чорларда эшләгән элекке хезмәттәшләр очрашуы иде. Партия таркалганнан соң 20 елдан артык вакыт...
-
Самолетлар ашлама чәчә
Бу көннәрдә агрофирманың I һәм III филиаллары басулары өстендә АН самолетларын күреп, күпләр гаҗәпләнгәндер, бәлки. Гаҗәпләнерлек тә. Агачлар биеклегенә генә күтәрелгән самолетларның басулар өстендә әйләнгәләп, нәрсәдер эшләп йөрүләрен моңа кадәр күргән юк иде бит. "Бу самолетлар менә өченче көн инде кышкы арышны тукландыралар. Аларны Казаннан махсус чакырттык. Туфракта дым бар...
-
Бурычың бармы?
4 майдан 31 июньгә кадәр район суд приставлары бүлегендә Ачык ишекләр көне үткәрелә. Бу көннәрдә бирегә килеп, бурычларыгыз турында белә аласыз.
-
Җиңү бәйрәме тантаналары
Бөек Җиңүнең 68 еллыгы уңаеннан шәһәребездә узачак чараларга рәхим итегез. 8 майда 13 сәгатьтә мәктәп укучыларын һәм барлык хезмәт коллективларын Әгерҗенең үзәк урамында узачак "Тынычлык эстафетасы"нда катнашырга чакырабыз. 9 Майда сәгать 11дә Җиңү мәйданында сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, шәһәрдәшләребез һәм кунаклар өчен Бөек Җиңүнең 68 еллыгына багышланган...