27 июль 2016 яңалыклары
-
Варкләд-Бодья кызлары комбайн иярли
Кулларына тулышкан башаклар тотып, сап-сары төскә күмелгән иген басуын иңләп гөрләшә-гөрләшә комбайнга таба атлаучы ике кызга бу мизгелләрдә күпме комбайнчылар сокланып карап каладыр. Сокланмаслык та түгел шул, Алина белән Анастасия - урып-җыю кампаниясендә ир-егетләр белән беррәттән гәрәбәдәй алтын бөртекләрне җыялар. Алар - әтиләре Олегның олы ярдәмчеләре. Бик сөйкемле бу кызлар....
-
Марс Тукаев: "Татар авыллары берләшә"
Россиядә барлыгы дүрт меңннән артык татар авылы бар. Аларда ике миллионнан артык халык яши. Бөтендөнья татар конгрессы Рәсәй буенча сибелгән татарларны барлау, берләштерү, алар арасында эшлекле элемтәләр урнаштыру өчен зур эшләр башкара. Әле шушы араларда гына Татар-авылы.рф сайты да барлыкка килде. Бу турыда сөйләвен үтенеп, конгрессның башкарма комитеты рәисе урынбасары,...
-
Әгерҗелеләрне Спас ярминкәсе көтә
Ел саен август аенда Алабуга шәһәрендә уза торган Спас ярминкәсендә кайберләрегезнең катнашканы да бардыр. Гаҗәеп матур бәйрәм ул. Быел Спас ярминкәсе 5-7 августта узачак. Алабугада үтәчәк ярминкәдә катнашу өчен Мордовия, Мари иле, Краснодар крае, Монголия, Эквадордан һәм башка күп илләрдән 600гә якын гариза кергән. Ярминкәгә кимендә 800 халык остасының үз...
-
Әгерҗе районында уртача уңыш - 23,5 центнер
Районда урып-җыю эше кызганнан-кыза бара. 26 июльгә 2800 гектардан барлыгы 6100 тонна бөртеклеләр җыеп алынды. Уртача уңыш гектарыннан 23,5 центнер чыга. Комбайннар Уразай, Варкләд-Бодья, Иж-Бубый, Кадыбаш кырларында эшлиләр. Әлеге басулардан көзге арыш - 2100, көзге бодай - 400, борчак 300 гектарда җыеп алынды. "Наҗар" һәм "Сарсак-Омга" ширкәтләрендә арыш, фермерлар -...
-
Әгерҗе районы суды рәисен бүләкләделәр
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән Әгерҗе районы суды рәисе Әлфия Фәйзи кызы ГАЛӘВИЕВАга "Татарстан Республикасының атказанган юристы" исеме бирелде.