27 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Үзмәшгүльләр:пенсиягә үзебез эшлибез
Әгерҗе районындагы Пенсия фондының клиент хезмәте Бүлекчәсе «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы үзмәшгүль гражданнарның пенсия хокукларының (иминият стажы һәм пенсион коэффициент) бары мәжбүри пенсия иминиятләштерүгә күчерелгән иминият взносларын исәпкә алып кына формалаштырылуын исегезгә төшерә.
-
Иж-Бубыйда туып үскән Фатыйма әби 90 яшендә дә актив
“Әле күптән түгел генә Чаллыдан “Жемчужина“ санаториеннан кайттым. Әгерҗене сагынырга да өлгердем. Матур шәһәремдә сөенеп яшим”, – ди 90 яшендә дә активлыгын югалтмаган Фатыйма әби Садыйкова.
-
Әгерҗе районының өч коллективына “Үзешчән халык коллективы“ исеме бирелде
Район Мәдәният сараеның “Академия детства“ бию, Тәбәрле авылы Мәдәният йортының театр коллективлары, Пеләмеш клубының «Йонгалт гармонь йук» гармунчылар ансамбле “Үзешчән халык коллективы“ исеменә лаек булдылар.
-
Әгерҗе районындагы бер авылда узган чаңгы ярышында йөз кырык кеше катнашкан
Пеләмеш авылындагы “Чаңгы юллары – 2020“ спорт чарасы район күләмендә Әгерҗедә узачак “Мари чаңгы юллары“на әзерлек булган.
-
Әгерҗе көрәшчеләре Бөтенроссия бәйгесеннән җиңүләр белән кайттылар
Зәйдә Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия ярышларында Әгерҗе спортчылары да катнаштылар.
-
27 январьга һава торышы: төнгә суыта
27 январьда Әгерҗе районында аязучан болытлы һава торышы булачак. Кыска вакытлы кар явачак.