26 март 2013 яңалыклары
-
Игелек кыл да суга сал
Мохтаҗларга, ятимнәргә, авыр хәлдә калганнарга ярдәм итү - безнең халыкның элек-электән килгән матур гадәте. Кичә Казанда Татар дәүләт опера һәм балет театрында республика җитәкчелеге әнә шундый мәрхәмәтле, олы җанлы хәйриячеләрне хөрмәтләде. Алар арасында безнең районнан да мәрхәмәтле затлар бар иде. Республикабызда хәйриячелек традицияләрен яңартуга 2007 елда беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев...
-
Ижауда эшлекле сөйләшү
Узган атнада район җитәкчелеге Ижау шәһәрендә Горький тимер юлы начальнигының Ижау регионы буенча урынбасары Александр Лапшин белән очрашты. Эшлекле әңгәмә барышында җитәкчеләр Әгерҗе тимер юл узелының үсеш перспективасы, Әгерҗе шәһәренең 75 еллык юбилеена хәзерлек мәсьәләләре, шәһәр халкын эш урыннары белән тәэмин итү турында сөйләштеләр. Киләчәктә кварталга бер тапкыр шәһәрдәге тимер...
-
“Парклар маршы” старт алды
Яшь буында табигать байлыкларына, бигрәк тә аеруча саклана торган табигать территорияләренә сакчыл караш тәрбияләү максатында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы "Парклар маршы-2013" акциясе игълан итте. Әлеге акция быел "Тыюлы табигатькә - ышанычлы саклау" дигән девиз астында үтә. Акция 25 марттан 24 майга кадәр дәвам итә. Аның кысаларында "Кыргый табигать утраулары" дигән...
-
Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм итте
Мәдәният хезмәткәрләре быел һөнәри бәйрәмнәрен районның иң ерак авылларының берсе Исәнбайда бәйрәм иттеләр. Бу көнне бирегә күрше авыллардан да халык агылды. Бәйрәм Мәдәният йортында башланып китте. Мәдәният хезмәткәрләрен район башлыгы Ришат Нурисламов тәбрикләп, иң-иңнәренә район башлыгы Грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Әлеге авылның каләм остасы Әлфирә ханым Низамованың...
-
Көрәшчеләр нәселеннән
Алабуганың Җиңел атлатика манежында Фаил Гыйззәтуллин истәлегенә татар-башкорт спорт көрәше буенча V турнир узды. Альфред Сабирҗанов шәкерте - Көчек мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Гадел Сабирҗанов 13 көндәшен җиңеп, I урынга лаек булды. Турнирда Алабуга, Мамадыш, Менделеев, Чаллы, Тукай, Түбән Камадан яшь көрәшчеләр бил алышты. "Район күләмендә призлы урыннар алганым булса...