25 октябрь 2012 яңалыклары
-
Призлар кемгә эләкте?
11-21 октябрьдә Татарстанда Әбунәче декадасы үтте. Ункөнлек барышында "Әгерҗе хәбәрләре"нә 2013 елның беренче яртыеллыгына ташламалы бәядән язылырга мөмкин иде. Күпләр бу мөмкинлектән файдаланып калдылар. 696 райондашыбыз - "Әгерҗе хәбәрләре"нә, 1084 кеше "Агрызские вести"га язылдылар. Декада барышында район газетасына язылганнар арасында призлар да уйнаттык. Редакциянең кечкенә генә призларын кемнәр отты соң?...
-
Фәрһад – Халыкара олимпиадада
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан федераль университеты татарлар яшәгән төбәкләрдә туган телебезне, әдәбиятыбызны, мәдәниятебезне саклау һәм үстерү максатыннан татар теле буенча халыкара олимпиада уздырды. Россиядән, чит илләрдән килгән 100 катнашучы арасында Кадыбаш мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Фәрһад РӘСҮЛЕВ та бар.
-
Ничек ял итәбез?
4 ноябрь - Россиядә Халыклар бердәмлеге көне, 6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көне уңаеннан татарстанлыларны 3, 4, 5, 6 ноябрьләрдә ял көтә.
-
Иҗат итәр өчен дәрман бар
Сәнгать мәктәбендә узган шигъри җанлы Рушания БАЙТИМЕРОВАның "Гомер көземдә - язым" исемле тәүге китабын тәкъдим итү кичәсенә килүчеләр авторны чәчәкләргә күмделәр. Һәм бу гаҗәп тә түгел: Казан мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлагач юллама буенча Әгерҗегә килгән Рушания ханым 30 елга якын гомерен үзәк китапханәдә эшләүгә багышлады. 90нчы елларда биредә "Күңел...
-
Хезмәте барның хөрмәте бар
"Хуҗалыкта аның кебек өч механизатор булса, бөтен эшне гөрләтеп алып барырга була", - дип мактап туялмый "Наҗар" ширкәте тракторчысы Рафил САДЫЙКОВны җәмгыятьнең директор урынбасары Ирек Сабирҗанов. Рафил - Көчек авылы егете, туган авылында да хезмәт юлын механизатор булып башлый, аннан берара "Сельхозтехника"да эшли. Моннан ун ел элек Наҗарда яши башлагач...
-
Картлык бәхете
"Кайберәүләр картлык көннәрендә газиз балаларыннан да мондый кадер-хөрмәтне күрмиләрдер. Ә мин шундый рәхәттә яшим. Фәнилем белән Нәзиләм булмаса, туксанга да җитә алмаган булыр идем", - ди Әгерҗедә Набережная урамындагы туганнарында яшәүче 90 яшьлек юбиярыбыз Нәкыя әби ГЫЙМАДИЕВА. Бу сүзләрнең хаклыгына үзебез дә инанып кайттык. Бертуган Факия апасының оныгы Фәнил Якупов...
-
Әтием белән горурланам
Шофер - иң кирәкле һәм мактаулы һөнәрләрнең берсе. Әтиемнең эшкә дәртләнеп, ашкынып баруын күрәм дә, күңелем шатлык белән тула. Әтием Вячеслав ПЕТАШЕВның шофер булып эшли башлавына 28 ел инде. Ул хәзер агрофирманың 1нче филиалы, "Бима" бүлекчәсендә КамАЗ машинасы йөртә. Филиал җитәкчелеге аны мактап, эшен башкаларга үрнәк итеп куя. "Вячеславның машинасы...