25 июнь 2015 яңалыклары
-
Аерылулар бик авыр
Исәнбай мәктәбен быел өч укучы тәмамлый. Бүген кулларына аттестат алучы Алисә МӨКӘШЕВА, Рузилә ФӘТХЕТДИНОВА, Илмир НӘҖМЕТДИНОВ: «Безнең һич кенә дә мәктәп, яраткан укытучыларыбыз белән саубуллашасыбыз килми. Аерылулар бик авыр булыр инде. Мәктәпнең һәр почмагын сагынырбыз, авылга кайткан саен бирегә килербез», - диләр. Бу өч бөртек укучыны укытучылары да бик юксынырлар...
-
Биегез, кызлар, биегез
Унбер ел белем һәм тәрбия биргән, үз балаларың кебек якын булып беткән чыгарылыш сыйныф укучылары белән саубуллашу һәрчак авыр, нәрсәнедер йөрәгеңнән тартып алган кебек була. Менә бүген соңгы тапкыр бергә җыелган сигез укучыны да олы тормыш юлына озату җиңел түгел. Һәркайсы үзенчәлекле, оста, актив. Мәктәбебез данын төрле бәйгеләрдә якладылар. Өч...
-
Бәхетле картлык
Әгерҗедә яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Хәя ага Садретдиновка 90 яшь тулды. Мөхтәрәм ветеранны олы юбилее белән котларга, Россия Президенты Владимир Путинның котлавын тапшырырга район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев килде. Тумышы белән Минзәлә якларыннан булган Хәя аганың сугыштан соңгы гомере Әгерҗе белән бәйле. Ул Иж-Бубыйда колхоз рәисе, Тирсәдә сельпо...