23 май 2013 яңалыклары
-
Әйләнеп кайтыгыз авылга
Туган авыл, туган нигез... Адәм баласы кайларда гына яшәсә дә, нинди генә югары урыннар биләсә дә, аны һәрчак үзенә тартып торучы иң газиз урыннар бу. Туып-үскән авыл турында күңел түрендә гомер буе матур хатирәләр генә саклана. Чит җирләрдә яшәсәң дә сагынып кайтыр туган авылың булу - үзе бер бәхет. Ә...
-
Яшьләр җыелган җирдә
"ТР аграр яшьләре берлеге"нең Әгерҗе бүлекчәсе Красный бордагы "Алмалы" лагеренда икенче тапкыр "Әйдәп баручылар мәктәбе" уздырды. Авылларның актив яшьләрен җыю, алар белән аралашу, проблемаларын уртага салып сөйләшү, аларны чишү юлларын эзләү максатыннан оештырылучы әлеге чара бу юлы да бик файдалы узды. Ә яшьләр җыелган чара күңелсез буламы соң инде? Ике...
-
Истә, һаман да истә
Иртәгә, 25 майда, мәктәпләрдә "Соңгы кыңгырау" бәйрәмнәре. Районыбызда 163 укучы өчен ул мәктәп елларындагы соңгы тантаналы, сагышлы да, күңелле дә бәйрәм. Ә сез үзегезнең соңгы кыңгырауны хәтерлисезме? Хәбәрчебез шушы сорау белән төрле елларда мәктәп тәмамлаган газета укучыларыбызга мөрәҗәгать итте. Эльза СИБГАТОВА - Мордывый авылы: "Мәктәп тәмамлавыма быел 45 ел. Үзем...
-
Котлыйбыз!
Россиянең иң өлкән студенты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Кырындыдан 85 яшьлек мөхтәрәм аксакал Габдулла ага Галиев КФУның Алабугадагы филиалында диплом эшен "5"ле билгесенә яклады. Габдулла ага диплом эшен остазы Юныс Әминевка багышлап, "Юныс Әминевның иҗатында образлар системасы һәм стиль үзенчәлекләре" дигән темага язган иде. Олпат якташыбызны уңышлы чыгышы белән ихлас...
-
Мөхлиса Буби эзеннән
"Без бу тарихи авылга Мөхлисә абыстайны хөрмәт итеп килдек. Данлыклы мәдрәсә урнашкан авылны күрү, беренче һәм соңгы казыя булган Мөхлиса Буби узган эзләр буйлап үтү турында күптәннән хыяллана идек", - диде Яшел Үзән районы мөслимәләр җәмгыяте җитәкчесе Гафилә Хикмәтуллина. Ул, узган атнада кырыклап кардәше белән бергәләп, Иж-Бубый авылына сәфәр кылды....
-
Игътибар!
Бушлай һәм түләүле медицина ярдәме алу турында сорауларыгыз туса, консультация алырга теләсәгез, түбәндәге телефоннарга шалтыратыгыз: "Ак Барс-Мед" страховой компаниясе 88001000330 "Спасение" страховой җәмгыяте 88001000717 "Чулпан-Мед" страховой медицина оешмасы 88002001065 ТР Мәҗбүри страховой территориаль фонд 88002005151 һәм аның Алабугадагы филиалы 8(85557)37278. Россия буенча шалтыратулар бушлай.
-
Бер гаиләдә – тугыз кыз
"Менә безнең кызлар гвардиясе шушы була инде", - дип каршы алдылар безне Әгерҗедә яшәүче Шамил һәм Рушания АКБАШЕВлар. Ә кызларның берсе генә үзләренеке, ә калган тугызын алар тәрбиягә алганнар. Хәер, хәзер бу гаиләдә чит, ятим бала дигән сүз юк. "Барысы да үзебезнекеләр", - диләр. Әнә, ярты ел элек тәрбиягә алган...