22 ноябрь 2012 яңалыклары
-
“Күңел чишмәләре” утырышы
29 ноябрьдә сәгать 12дә район үзәк китапханәсендә "Күңел чишмәләре" әдәби-иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы була. Каләм тибрәтүче һәркемне китапханәдә көтәбез.
-
Йортыгызны саклагыз!
19-29 ноябрьдә ТРның эчке эшләр бүлеге "Имин йорт" операциясе уздыра. Әлеге чара кысаларында фатир, гаражларны сакка кую буенча килешүләр төзергә мөмкин. Тулырак мәгълүмат - Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча блогында яки РФ Эчке эшләр министрлыгының ТР сайтында.
-
Якташыбызның иҗат бәйрәме
30 ноябрьдә көндезге сәгать 12дә Иж-Бубый мәдәният йортында Иске Акхуҗа авылында туып-үскән, Иж-Бубый мәктәбендә урта белем алган күренекле журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 7 китап авторы Харис Закировның иҗат кичәсе була. Якташыбызның авылдашларын, дусларын, әдәбият сөюче милләттәшләрне Иж-Бубый Мәдәният йортында узачак язучының иҗат бәйрәменә чакырабыз .
-
Авылларда – каз өмәсе
Авылларда каз өмәләре гөрли. Хәзер элеккечә бөтен шартларын китереп булмаса да, беренче кар төшүгә апа-әбиләрне җыеп әлеге матур гадәтне дәвам итүчеләр бар әле.Әзәрбайжаннан күчеп кайтып Иске Эсләктә яшәүче Асия-Йосыф Керимовлар гаиләсе быел 100 баш каз, 100 күркә, 70 бройлер, 20 баш үрдәк асраганнар. Асия ханым да көнгә 6 баш каз...
-
Җәннәт бакчасы
"Россия бакчачылары" Бөтенроссия җәмәгать оешмасының Татарстандагы лидеры Рушания Бильгильдеева республиканың иң яхшы, оста бакчачыларын ачыклау максатында ел саен бәйге игълан итә. Бакчачылык һәм бакча дизайны белән шөгыльләнергә яратучылар үз участокларында тудырган матурлыкны, тәрбияләп үстергән гигант уңышларын фотәсурәткә төшереп, җәй һәм көз айларында әлеге бәйгегә юлладылар. Конкурска фотолар бик күп килгән....
-
Йөз көн һәм... төн
Валерий Макаровның Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе булып эшли башлавына 100 көн узды. Газета укучыларыбыз яңа җитәкченең районны үстерү, халыкның көнкүрешендә уңайлыклар тудыру турындагы уй-планнары, яшәү рәвеше белән бик тә кызыксына. Укучыларыбызның теләген искә алып, без Валерий МАКАРОВ белән әңгәмә корып алдык. - Валерий Владимирович, Сез - бүген районда...
-
Иң кыйммәтле көн
24 ноябрь - Гашура көне - мөхәррәм аеның иң кыйммәтле көне санала. Бу көнне күп Пәйгамбәрләр афәт-бәлаләрдән котылган. Гашура көнендә ураза тоту мөселманны үткәндәге һәм киләчәктәге гөнаһларыннан чистарта. Тузан бөртеге кадәр генә изгелек кылган кешегә дә Аллаһы Тәгалә Үһүд тавы кадәр савабын бирер, килер бәлаләрдән саклар.
-
Укытучы әнием
Әнием Раушания ГЫЙМРАНОВА һөнәр сайлауда бер дә ялгышмаган. Ул инде 25 ел Көчек мәктәбендә укучыларны химия һәм биология фәннәренең серләренә төшендерә. Әниемнең хезмәте авыр булса да, ул - үз эшенең остасы. Дәресләр мавыктыргыч һәм файдалы узсын өчен ул бөтен осталыгын, белемен куллана. Төрледән-төрле экспериментлар, уен-дәресләр ярдәмендә укучылар күңелендә әлеге фәннәргә...
-
Күрүчеләр юкмы?
12 ноябрьдә кичке 6лар тирәсендә шәһәребезнең Партизанская һәм Агрызская урамнары киселешләрендә җиңел машина өлкән яшьтәге әбине бәреп китә һәм машина хуҗасы кача. Бу юл-транспорт фаҗигасен күрүчеләр булса, 24569 яки 02 телефоннарына хәбәр итүегезне сорыйбыз.
-
Кайсыгызның кулы җылы?
Гагарин урамындагы йортларында янгын чыккан өлкән яшьтәге Лебедевлар гаиләсенә матди ярдәм кирәк. Ярдәм кулы сузарга теләүчеләр социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать итә алалар. Картлык көннәрендә зур бәлагә юлыккан инвалидлар гаиләсенә кулдан килгәнчә ярдәм итсәгез иде.
-
Гафият дусларын җыя
24 ноябрьдә кичке сәгать5тә Салагыш мәдәният йортында Уразай авылында яшәүче районыбызның танылган үзешчән композиторы Гафият Нигъмәтуллинның иҗат кичәсе була. Бәйрәмдә төбәгебезнең танылган сәхнә осталары, каләм ияләре катнаша. Матур, моңлы көйләр иҗат итүче якташыбызның кичәсенә рәхим итегез!