21 декабрь 2017 яңалыклары
-
Әгерҗедә Яңа ел бәйрәмнәренә старт бирелде
Бүген районда Чыршы бәйрәмнәренә старт бирелде. Аның беренчесен район Мәдәният сараенда аз тәэмин ителгән, күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "РИТЭК" оешмасы уздырды. Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә Куян, Хамелеон, Янут балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар. Бәйрәм тантанасы җыр-биюләр, бәйге-уеннар белән үрелеп барды. Бу...
-
Татарстанда республика программалары хисабына юлларга 28 миллиард сум акча сарыф ителгән
Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинга 2017 елда республика юлларында гамәлгә ашырылган иң уңышлы проектлар хакында сөйләде. (Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда республика программалары хисабына юлларга 28 миллиард сум акча сарыф ителгән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда шул хакта хәбәр итте. Кремльнең матбугат хезмәте очрашуның тулы стенограммасын...
-
“Салават күпере”ндә 11-2 йорты кулланышка тапшырылды
18 катлы йортта барлыгы 340 фатир исәпләнә. (Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Шакирова). Бүген Казанның "Салават күпере" торак комплексында төзелгән тагын бер йорт кулланышка тапшырылды. Биредәге йортлар социаль ипотека программасы буенча төзелә. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды вәкиле Владимир Никофоров әйтүенчә, Яңа елга кадәр "Салават күпере"ндә тагын берничә...
-
Бүген авыл җирлекләре башлыклары съездда катнашты
Бүген Казанның "Корстон" күңел ачу комплексында ТР муниципаль берәмлекләр Советының XII съезды узды. 946 муниципаль берәмлек вәкилләре җыелган съезд эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Безнең районннан әлеге чарага район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов җитәкчелегендә барлык авыл җирлекләре башлыклары, Әгерҗенең "Кировское" ТОСы җитәкчесе Клара Безбородова һәм Биектаудан "Иң яхшы...
-
Беренче бала тугач түләнә торган пособиеләр турында закон кабул ителде
2018 елда пособиенең уртача күләме - 10 523, 2019 елда - 10 836, 2020 елда 11 143 сум тәшкил итәчәк. Дәүләт Думасы беренче яки икенче бала тугач түләнә торган пособиеләр турындагы закон проектын өченче, соңгы утырышта кабул итте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Әлеге пособиене илдә даими яшәүче...
-
Эшләүче пенсионерлар өчен – яхшы хәбәр
"Иминият пенсияләре турында"гы законга төзәтмәләр кертелгәннән соң, киләсе елның 1 январеннан эшләүче пенсионерлар өчен пенсия исәпләүдә үзгәрешләр көтелә. Билгеле булганча, эшләүче пенсионерларга 2016-17 елларда индексация ясалмады. Шулай да эштән киткән очракта бу акчаларны алу мөмкинлеге бирелде. Моңа кадәр гамәлдә булган закон нигезендә, пенсионер эштән киткәч, документларын теркәлү урыны буенча пенсия...
-
“Әгерҗе хәбәрләре“нә язылсаң, котлауны ярты бәягә бирәсең
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2018 елның беренче яртыеллыгына район газетасына язылу төгәлләнергә нибары сигез көн вакыт калып бара. Сезгә күңелле хәбәр җиткерергә ашыгабыз. Әгәр "Әгерҗе хәбәрләре"нә языласыз икән, киләсе елга газетага бер тапкыр котлауны илле процент ташлама белән бирә аласыз. Моның өчен котлау бирүченең редакциягә квитанция белән килүе генә сорала. "Әгерҗе...
-
Сайтта тавыш бирү башланды
Бүген, 21 декабрьдә, "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы сайты игълан иткән "Яңа ел, без сине көтәбез" дигән фотобәйгегә тавыш бирү башланды. Моның өчен "Агрызские вести" битенә кереп, уң яктагы баганада фотоконкурс "Новогодний стоп-кадр" дигән бүлекне табарга һәм күңелегезгә хуш килгән матур фотога тавыш бирергә кирәк. Ул 27 декабрьгә кадәр дәвам итә. 28ендә...
-
Әгерҗе мәктәпләрендә белем алучы бу укучылар ГТОның алтын билгесенә лаек булдылар
Гимназия №1 Губаева Диана lV ступень Зайцев Андрей lll ступень Ибрагимова Эльвина lll ступень Исмагилов Рамиль lll ступень Капилов Артур lV ступень Орлова Виктория lll ступень Рахимов Айдар lll ступень Ханнанова Яна ll ступень СОШ №2 Батырева Карина lV ступень Филиппов Ваня lV ступень Васильева Дарья lV ступень Волокжанин Данил...