Бакчачы почмагы: бакча яшәтә дә, яшәртә дә
“Туган җир тарта ул, киткәннәр кайта ул” дигән шигъри юллар нәкъ минем хакта әйтелгән сыман: 50 елга якын Ижауда яшәгәннән соң туган авылым Салагышка әйләнеп кайттым. Биредә һәр көнемне бакчада файдалы итеп уздырырга тырышам”, – ди сигезенче дистәсен ваклаучы Галимҗан абый ЯМАЛИЕВ.