Республикада туберкулез күрсәткечләре югары булган районнар исемлеге билгеле
Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина республикада туберкулез күрсәткечләре башка районнар белән чагыштырганда югарырак булган ун районны атады. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә әйтте.