Төрле уку йортларында укучы райондашларыбыздан студентлар тормышы турында сораштырдык
Районыбыздан һәр елны мәктәп тәмамлаган йөзләгән егет-кыз, төрле уку йортларына кереп, студентлар сафын арттыра. Кайларда гына белем алмыйлар райондашларыбыз! Казан, Алабуга, Түбән Кама, Чаллы, Ижау, хәтта Мәскәү, Санкт-Петербург уку йортларын сайлаучылар да бар. Белемле, оста, креатив замана яшьләренең студент тормышы ничек уза икән? Бүген – Студентлар көнендә бу хакта аларның үзләреннән сораштырдык.