"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы
Аны ясау өчен 200 грамм редиска, 1 кыяр, 3 пешкән йомырка, 1 бәйләм яшел суган, тоз һәм 2 аш кашыгы майонез яки каймак кирәк.
“Әгәр быелгы район Сабан туенда яраткан атым “Шунда“ белән җиңү яуласам, алтмыш яшьлек юбилеема иң зур бүләк шул булачак“, – ди бу көннәрдә ат чабышына ныклап әзерләнүче Әгерҗедән Әнәс КӘРИМОВ.
Ул кечкенәдән футбол белән “җенләнгән“ була. Казанга укырга киткәч, яраткан “Рубин“ командасына тагын да якыная. Әлеге команда җанатары буларак, кайларга гына бармый бүген?!
Моннан биш ел элек “Нәүрүз“ ширкәтенең “Кадыбаш“ бүлекчәсендә нәселле үгезләрне симертү пункты ачылган иде. Биредә тәүлеккә 900 граммга кадәр артым бирүче терлекләр дә бар. Аның үзенчәлеге шунда: бозаулар ел әйләнәсе ачык һавада тәрбияләнәләр.
Бүген унберенче сыйныфны тәмамлаучы 138 укучы рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшыра.
0