Ул – Кадыбаш мәктәбе укучылары оешмасы президенты
Борынгы төркиләрдә "ай" сүзе сылу, матур, асыл, якты, нурлы, акыллы, кыйммәтле, бәхетле кебек күчерелмә мәгънәне белдергән. Кадыбаш кызы Айгөлгә бик тә белеп кушканнар исемен: айның шушы һәм гөлнең бөтен сыйфатлары бар анда. Әбисе белән бабасы тикмәгә генә Айгөлем дип дәшмидер аңа.
Гаиләдә бердәнбер бала булса да, иркәләнүне белми: йорттагы, бакчадагы...