Әгерҗе чаңгычылары Ижауда Халыкара чаңгы марафонында катнашты
Ижауда Удмуртиядә туып-үскән, дүрт тапкыр Олимпия чемпионы булган Галина Кулакова исемендәге беренче Халыкара чаңгы марафоны узды.
Удмуртия башкаласына Татарстан, Башкортостаннан, Свердлау өлкәсеннән, Пермь краеннан, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан 8-70 яшьлек барлыгы 750 спорт сөюче килгән иде. Алар, яшь категорияләренә карап, 2 чакрымнан 50 чакрымга кадәр дистанцияне уздылар. Марафонда Удмуртиянең көчле чаңгычылары...