Әгерҗедә ярминкәдә күгәрчен сөте генә юк иде
Ватанны саклаучылар бәйрәменә Әгерҗедә ярминкә уздыруны Тирсә, Исәнбай, Сарсак-Омга, Кадрәк авыл җирлекләренә йөкләгәннәр иде. Бу башка сәүдәгәрләргә чик куелды дигән сүз түгел. Әнә, Зәйдән тикле килгән Рамазановлар үз бакчаларында үстергән тәмле алмалары белән дә сөендерделәр хәтта.
Мәйданда Тирсәнең иң оста гармунчысы Альберт Муллахмәтовның кулыннан гармун төшмәде. Бию көйләрен сиптерде генә...