Яшьләр кыздырды
"Имәнлек"тә Яшьләр көненә багышланган бәйрәмгә бармаганнар үзләренә үпкәләсеннәр. Алар бик күп кызыклы чаралардан мәхрүм
калдылар.
Пәһлеваннар сынашты
Бәйрәмне ни өчен бик иртә дүрттә үк башлыйлар дип үпкә сүзләрен җиткерүчеләр дә булды башта. Әмма бу вакытка халык бәйрәм
мәйданчыгына шактый җыелган иде. Ә бәйрәм спорт чараларыннан башланды. Яткан килеш штанга күтәрүче...