20 октябрь 2017 яңалыклары
-
Әгерҗе районында котыру чире буенча карантин игълан ителде
Әлеге вәзгыять Иске Чекалда һәм Кадыбаш авыллары территорияләрендә күзәтелә. (Казан, 20 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстандагы Әгерҗе районының Иске Чекалда һәм Кадыбаш авылларында хайваннарда котыру авыруы булу сәбәпле карантин кертелү" турындагы боерыкка кул куйды. Тиешле документ республика Хөкүмәтенең рәсми документлар порталында урнаштырылган. Боерык нигезендә, ике авыл...
-
“Наз“ приюты педагоглары могҗизалар тудыралар
Аларның кулы тигән һәрнәрсә "чәчәк ата": газета - вазага, кәгазь - аккошка, ярма -картинага, фанер - әкият героена, вак акча "бәхет агачы"на әверелә. Бүгенге бәхетле тормышларын, әйләнә-тирәдәге матурлыкны "Наз" приюты педагоглары Олеся-Александр ЕГОРОВлар үз максатчанлыклары, сабырлыклары, тырышлыклары белән төзегәннәр. ОЛЕСЯ ИЛЬЯСОВНА Олеся - Красный бор кызы. Бала чакта оста тегүче...
-
1 декабрьгә кадәр салымыгызны түләргә ашыгыгыз
Бу көннәрдә 2016 ел өчен салым кәгазьләре килә башлады. Аларны кулга алгач, халыкта салым түләүгә кагылышлы сораулар да туа. Аеруча еш очрый торганнарын ТР буенча 9нчы районара инспекциянең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге начальнигы Ольга АЛЬМИКЕЕВАга юлладык. - Салым түләү турында кәгазь килмәсә, нишләргә? - Салым түләү турында кәгазь өч...
-
Әгерҗедә яшәүче өлкән бакчачы гигант кишерләр үстергән
Әгерҗедә яшәүче 83 яшьлек Халидә апа ГОБӘЕВА үстергән кишерләрне күргәч "тел шартлатасың". Берсе-берсе 700әр грамм авырлыкта аларның. - Елның нинди килүенә карамастан, яшелчәләрдән дә, җиләк-җимештән дә мул уңыш алам. Чөнки мин орлыкларны үзем ясыйм һәм бакчамны яшь бала карагандай тәрбиялим, - ди Халидә апа. Гигант кишерләр үстерүенең сере гади: ул...
-
Районда баш дәүләт инженер-инспекторы билгеләнде
ГЫЙМАЗОВ Камил Вәгыйзь улы ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы - бүлек начальнигы итеп билгеләнде. К.Гыймазов 1967 елда Тирсәдә туган. 1992 елда Казан авыл хуҗалыгы институтының механизация факультетын тәмамлаган. Белгечлеге - инженер-механик. Хезмәт юлын XXII партсъезд исемендәге колхозда механик буларак башлаган. 1994-1999 елларда "Ватан" колхозында...
-
“Әгерҗе радиосы“нда – “Ты супер! Танцы“ проектында катнашкан якташыбыз
Бүген - 20 октябрьдә, сишәмбе - 24 октябрьдә 11.10 сәгатьтә "Әгерҗе радисы"нда "Ты супер! Танцы" проектында катнашкан Шаршады егете Влад Карабанов белән әңгәмә булачак. якташыбыз анда әлеге проектта алган хис-кичерешләре белән уртаклаша.
-
Әгерҗедә күпкатлы йортларга камералар урнаштыру дәвам итә
"Таттелеком" җәмгыяте тарафыннан гамәлгә ашырылучы "Имин ишегалды" проекты ярдәмендә быел Әгерҗедә ун күпкатлы йортка 28 видеокамера урнаштырылды. Әмма шәһәрдә мондый камера 91 йортка куелырга тиешлеген исәпкә алганда, бу - бик аз сан. ИМИН ИШЕГАЛДЫ Күпкатлы йортларның өлкән вәкилләре катнашында узган җыелышта да сүз Әгерҗедә әлеге проектны тормышка ашыруны активлаштыру хакында...
-
Ялларда суыта һәм кар явуы көтелә
Ял көннәрендә, ягъни 21 һәм 22 октябрьдә Татарстанда беренче кар көтелә. Һава температурасы җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә төшүе күзәтелә. Җомга алмашынучан болытлы һава торышы саклана, төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 7-12 метрга кадәр җитә. Урыны белән җепшек кар, яңгыр булачак. 20 октябрьгә каршы төндә һава температурасы республика буенча -1..+4 градуска...
-
Мөгаллимнәр сынау тапшыра
31 октябрьдә районыбыз педагоглары диагностик тестлаштыру уза. Укытучылар әлеге сынауны беренче тапкыр гына узмый инде. Аның быелгысы укучыларның көзге каникул вакытына билгеләнгән.