20 октябрь 2016 яңалыклары
-
Ут күршеләр “Татар диктанты“ акциясенә кушыла
Ижау «Татар диктанты» Бөтенроссия акциясенә кушыла. Әлеге чара 29 октябрьдә Халыклар дуслыгы йортында узачак. Удмуртия башкаласында акцияне республиканың Милли сәясәт министрлыгы, Удмуртия Татар яшьләре берлеге һәм Муса Җәлил исемендәге китапханә оештыра. Акция бер үк вакытта Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Казанда, Уфада, Екатеринбургта, Төмәндә, шулай ук Казахстанның Павлодар һәм Кыргызстанның Бишкәк шәһәрләрендә үтәчәк....
-
Күп калмады, тырышыйк, әгерҗелеләр
Әгерҗе шәһәрендә халыктан үзара салым җыюда тимерьюлчыларның сүлпән катнашуын күздә тотып, сентябрь башында район башлыгы Валерий Макаров шәһәребездәге тимер юл узелы предприятиеләре җитәкчеләре катнашында киңәшмә уздырган иде. Җитәкчеләр бу катгый сөйләшү ахырында Әгерҗе тимерьюлчылары 15 сентябрьгә үзара салымны җыюны төгәлләячәкбез дип сүз бирделәр. Әмма бу вакытка вәгъдәләре үтәлмәде. Валерий Макаров...
-
Әгерҗе укытучылары да БДИ тапшыруга каршы
Былтыр барлык укытучыларны да үз фәннәреннән бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырырга мәҗбүр иттеләр. Болай да укытучыларның белемнәрен биш ел саен тикшереп торалар, БДИ нигә кирәк? Имтихан вакытында өлкән яшьтәге мөгаллимнәр арасында борчылудан кан басымы күтәрелү очраклары да булган, диделәр. Кыскасы, укытучылар өчен өстәмә эш иде бу. Мондый имтиханны быел да уздырырга...
-
Хәлең ничек, улым?
(хикәя) Ничәнче тапкыр инде Нәфгать телефон тавышыннан уянып китә. Йокы аралаш карават яны тумбочкасы өстендә яткан кесә телефонына ябыша. Уянып җиткәч кенә, бернинди дә шалтырау булмаганы башына барып җитә. Кинәт күтәрелүдән чигәдән китереп кыскан башы лапылдап кире мендәргә ава. Ничәнче төн бит инде... Бу телефон тавышы аны тагын күпме эзәрлекләр...
-
Киләчәктә Әгерҗе бакчаларында татар төркемнәре артачак
Узган ел Тирсәдәге "Миләүшә" һәм Ижаудагы 107нче "Энҗе" татар балалар бакчасы үзара хезмәттәшлек итү турында килешү төзегәннәр иде. Хәзер бу балалар бакчалары хезмәткәрләре тыгыз элемтәдә эшлиләр, бер-берсенең эш тәҗрибәсен өйрәнәләр. Ут күршеләребез "Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре шартларында үстерелешле тел мохите булдыру" дигән район семинарына Тирсә балалар бакчасына килделәр. Районыбызның һәр...
-
Әгерҗедә тротуар халык акчасына салына
Ничәмә-ничә еллар шәһәр үзәгеннән тимер юл узелы хастаханәсенә бару өчен юньле юл булмады: койма ярыгыннан да, тар гына пычрак сукмактан агачлар арасыннан да йөрдек. Ничек тә юлны кыскартасы килә бит. Әйләнгеч юл барыбер уңайсыз иде халыкка. Бу турыда очрашулар вакытында район башлыгы Валерий Макаровка да мөрәҗәгать итүчеләр күп булды. Рәхмәт...
-
Бер аборт – гомерлек үкенеч
Мәскәү һәм Бөтенроссия патриархы Кирилл абортларны тыю петициясен имзалады. Рус православие чиркәве вәкилләре "Ходай бала биргән икән, аны нигә үтерергә?!" дип оран сала. Ислам дине лидерлары да әлеге фикерне хуплап чыктылар. Ә безнең газета укучыларыбыз бу хакта ни уйлый? Андрей ЕХЛАКОВ - протоиерей, Сергий Радонежский чиркәве рухание: - Чиркәү әһелләре...
-
Әгерҗе зиратында каберләрне кеше буе чүп баскан
Эш буенча башка районнарга барып чыкканда татар зиратларын карап китәргә гадәтләнгәнмен. Узган ел Сарман, Азнакай, Саба, Балык Бистәсе районнарында булганда район үзәкләрендәге зиратлардагы тәртипкә, чисталыкка сокланып кайттым. Шул вакытта үзебезнең Әгерҗедәге яңа татар зиратында җәй буе каралмаган, чүп үләне баскан, кабер ташлары кыегайган, чардуганнары буялмаган бихисап каберләр күз алдыма килде....
-
Әгерҗе урамнарында йөрү куркыныч
Минем мөрәҗәгатем - шәхси йортларда яшәүчеләргә, төгәлрәге, эт хуҗаларына. Зинһар, дүртаяклы дусларыгызны иреккә чыгарып җибәрмәгез. Кайвакыт алар дус урынына дошманга әйләнәләр бит. Мин Гагарин урамындагы күпфатирлы йортта яшим. Даими рәвештә хастаханәгә дәваланырга керәм. Менә шунда бару-кайту юлы минем өчен чын мәгънәсендә газапка әйләнә. Хуҗасыз этләр әйләндереп алып өрә башласалар, кем...