20 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Ноябрьдә 4 көн рәттән ял итәбез
Татарстан халкын ноябрьдә 4 көн рәттән ял көтә. 4 ноябрь, җомга көнне, Бердәмлек көнен бәйрәм итәбез. 5, 6сы шимбә, якшәмбегә туры килә. 6сы, Татарстан Конституциясе көне, якшәмбегә туры килгәнлектән, тагын бер көн ял өстәлеп, 4, 5, 6, 7 ноябрьләрдә ял итәчәкбез.
-
Атна азагына 20 градуска кадәр җылыта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының яхшырачагын җиткерә. Синоптиклар фаразына ышансаң, алда торган ялларда - 24 һәм 25 сентябрьдә республикадан яңгырлы көннәр чигенергә тиеш. Ә аңа кадәрге өч тәүлектә Татарстанда тотрыксыз һава торышы сакланачак - төнге томан, вакытлы яңгырлар, көчәючән җил, хәтта яшен булу ихтималы да кире...
-
Әгерҗе районы суды рәисен бүләкләделәр
Бүген җитәкчеләрнең эшлекле киңәшмәсендә район башлыгы Валерий Макаров Әгерҗе районы суды рәисе Әлфия Галәвиеваны 60 яшьлек юбилее белән котлады һәм аңа Мактау грамотасы, чәчәк бәйләме тапшырды. Котлыйбыз!
-
Әгерҗе урманчыларына - машина
Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан республиканың 32 урман хуҗалыгы җитәкчеләренә автомобиль ачкычлары тапшырды. Равил Иманголов җитәкчелегендәге "Әгерҗе урманчылыгы" учреждениесе дә "УАЗ" автомобиле белән бүләкләнде.
-
Президент рәхмәт әйтте
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елның 18 сентябрендә VII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына узган сайлауларда актив катнашканы өчен республика халкына рәхмәт белдерде. «Сайлау участокларына килгән һәм туган республикасын хуплаган өчен барлык татарстанлыларга рәхмәт! «Бердәм Россия» партиясе өчен тавыш бирүегезнең югары нәтиҗәләре - чынлыкта хәзерге хакимияткә һәм...
-
Әгерҗе районында ятимнәргә фатир бирделәр
"Без бу фатирны биш ел көттек. Ә бүген бездән дә бәхетле кеше юк. Әнә, нинди матур, якты яңа фатирыбыз", - дип сөенә Әгерҗедән Рузана ИСЛАМОВА. МАТУР ӨЙДӘ УЕНЧЫКЛАРЫМ КӨТӘ Күптән түгел "Авангард" кинотеатры бинасында җитәкчеләрнең дүрт ятим - Рузана Исламова, Айдар Вәлиев, Диана Семенова, Әлфинә Сәлимовага яңа фатирлардан ачкычлар тапшырганын...