20 июнь 2016 яңалыклары
-
Тиздән - чыгарылыш кичәләре
24 июньдә - мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре. Бу көнне районыбызның 149 укучысы мәктәп белән саубуллаша. Уку алдынгыларын, спортта, сәнгатьтә зур уңышларга ирешкәннәрне 16.30 сәгатьтә Җиңү паркында узачак бәйрәм тантанасында хөрмәтләячәкләр.
-
Булдырды мари халкы
Соңгы вакытларда Әгерҗе районы халкы, бигрәк тә марилар, Күләгәштә узачак республикакүләм Семык рухы белән яшәде. Бу зур бәйрәм килде һәм күңелдә матур хатирәләр калдырып бер тында узып та китте. Олы гаилә, диярсең Язма башында ук шунысын да искәртү урынлы булыр: бәйрәмне уздыру урыны итеп Күләгәшнең иң матур табигать почмагы сайланган...
-
Әгерҗе районы илкүләм “Хәтер шәме” акциясенә кушылачак
22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан ил күләмендә "Хәтер шәме" акциясе уза. Акциянең максаты - Бөек Ватан сугышында -фронтта һәм тылда һәлак булганнарны искә алу. Акция район үзәгендәге паркта Геройлар аллеясында 22 июньдә 22.00 сәгатьтә узачак. Әлеге чарага күңелендә каһарман геройларыбызга, ил-көн яктылыгы, тынычлыгы өчен аусыз сугыш кырында...
-
Уразада мунча керергә ярыймы?
Рамазанда мөселман кешесе ашау-эчүдән һам якынлык кылудан гына сакланмый, барлык начар гадәтләрдән тыела. Дин белгечләребез раславынча, ураза тоткан кеше рамазан аеннан үзгәреп, тәне генә түгел, бәлки күңеле дә пакьланып, сихәтләнеп чыга, иманын ныгыта. Укучыларыбызны уразага нисбәтле күп сораулар борчый. Аларга җавапны Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге мөдире, Казанның Апанай мәчете...
-
Ни хәлең бар, кеше туганым?
Бәгъзанур ШӘЙДУЛЛИН, Әгерҗе шәһәре: - Яраткан атым Галинур, Әгерҗе Сабан туенда чиста токымлы атлар арасында ике чакрымнан артык араны күз ачып йомганчы узып, финишка беренче булып килгән иде. Бу аның өчен репетиция генә булды. Узган ялларда Пермь крае Барда районындагы Сабантуйда катнашып кайттык әле. Галинурымның сынатмавы минем өчен зур сөенеч...