20 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевка бүген 81 яшь тулды
Минтимер Шәрип улы Шәймиев 1937 елның 20 гыйнварында хәзерге Актаныш районы Әнәк авылында крестьян гаиләсендә туа. 1954-1959 елларда М.Ш.Шәймиев Казан авыл хуҗалыгы институтының механикалаштыру факультетына укырга керә һәм, вузны тәмамлаганнан соң, авыл хуҗалыгын механикалаштыру өлкәсендә эшли. Шәймиев, бу тармакта эшләп, зур уңышларга ирешә. 1962-1967 елларда Мөслим районы ремонт-техника станциясендә баш...
-
Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров: “Сезнең кебек кешеләрне ике тапкыр котларга да була”
Бүген Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров Тирсәдә гомер кичерүче аксакал Вәгыйзь ага Гыймазовны 90 яшьлек юбилее белән котлады. - Миңа паспорт буенча быел 89 яшь кенә әле, ә менә әнием әйтүе буенча - 90, - диде Вәгыйзь ага. Ул үзенең 29нчы елгы булып йөрүен армиягә киткәндә генә белә. Аны яшьтәшләре...
-
Ул – кырык җиде ел нәни балаларга белем һәм тәрбия биргән педагог
Туган авылы Сокманнан килен булып төшкәннән бирле Рәйсә апа СӘЛИМГӘРӘЕВАның тормыш юлы Мукшур авылы халкының күз алдында үтә. Сиксән яшен тутырганда да ул тырышлыгы, уңганлыгы, тынгысызлыгы, актив тормыш алып баруы белән күпләргә үрнәк. 40 елдан артык гомерен балалар укытуга багышлаган Рәйсә апа бездә - элеккеге хезмәттәшләре күңелендә бай тәҗрибәле, олы...
-
Әгерҗе районында январьда нибары ике пар язылыша
2018 елның беренче ае узып барса да, туйлар уздыру буенча районыбызда әлегә тынлык. ЗАГС идарәсенә бары январь ахырында никахларын теркәүләрен сорап ике пар мөрәҗәгать иткән. Чагыштыру өчен: узган елның январенда 21 пар никахын рәсмиләштергән булган.
-
Әгерҗе районындагы бакчаларда төрле юнәлешләрдә эшлиләр
Райондагы барлык бакчаларның да балаларга белем һәм тәрбия бирү буенча үз программалары бар. Алар белән еду.татар.ру сайты аша танышырга була. Һәр бакча эш алымнарын инновацион мәйданчыкларда камилләштерә. Һәрберсе Казан йә Чаллы югары уку йорты белән хезмәттәшлек итә. - Шул ук вакытта аерым юнәлешләрдә уңышлы эшләп килүче авыл балалар бакчаларын да...
-
Авыл җирлекләрендә җыеннар февральдә узачак
Февральдә авыл җирлекләрендә уза торган традицион җыеннарга старт бирелә. Район, оешма-предприятие җитәкчеләре катнашында уза торган мондый җыеннарда авыл җирлекләре башлыклары 2017 елда башкарылган эшләргә йомгак ясыйлар, алда торган бурычларны билгелиләр.