19 октябрь 2012 яңалыклары
-
Агрофирма призына көрәш
19 октябрьдә Тирсә спорткомплексында "Ак Барс - Әгерҗе" агрофирмасы призына милли көрәш буенча ярышлар узды. Зур бәйгедә кунаклар да күп булды. Инвестор призы кем кулында? Бу сорауга җавапны газетаның киләсе санында укырсыз.
-
Мәдәният йорты ачылды
19 октябрьдә Вәркләд-Бодьяда авыл халкы күптән көткән шатлыклы вакыйга булды. Авылда мәһабәт Мәдәният йорты ачылды. Әлеге тантанадан язманы газетаның киләсе санында укый аласыз.
-
Рәхим итегез!
22 октябрьдә сәгать 11дә Әгерҗенең сәнгать мәктәбендә шагыйрә Рушания Байтимерованың "Гомер көземдә - язым" дип исемләнгән шигырьләр җыентыгын халыкка тәкъдим итү кичәсе була. Иҗат сөючеләрне бәйрәмгә чакырабыз.
-
Нәниләр үз ояларына кайттылар
Әгерҗедәге "Алтын ачкыч" 1нче балалар бакчасы, бер ай ярымлык тәнәфестән соң, 180 сабый өчен янәдән ишекләрен ачты. Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров ремонттан соң бакча белән танышып чыкты. Бу бакчаның ишекләре тәүге тапкыр 1986 елда ачылган иде. Шуннан бирле биредә, вак-төяк эшләрдән тыш, бернинди ремонт үткәрелмәде. "Быел "Татнефть" җитәкчелеге...
-
Егетләр балык үрчетә
"Ходай насыйп итсә, киләсе елга район халкын карп балыгы белән тәэмин итәчәкбез. Чөгә (стерлядь), форель башка затлы балыклар үрчетү теләге дә бар", - ди Иске Эсләк авылы янында буа ясап балык үрчетүгә алынган эшмәкәр Рамил КАМАЛОВ. Бизнесның бу төре Камадан йә Иждан балык тотып сату гына түгел инде. Балык үрчетүдән...
-
Мундирга тап төшермәсләр
2нче шәһәр мәктәбендә 113 укучы кадетлар сафына басты. Бу атнада аларны кадетларга багышлау тантанасы булды. Кадет формасы кигән балаларны күргәч, күңелдә бу малайлар һәм кызлар белән горурлану хисләре туа. Алар мәктәп эскәмиясеннән үк "Ватанга хезмәт итәм" дигән сүзләрнең мәгънәсен аңлап үсәләр бит. Без моның шулай икәнлеген кадетларга багышлау тантанасында да...
-
Солдатка китәр чак җитте
1 октябрьдән гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру башланды. Көзге чакырылыш 31 декабрьгә кадәр дәвам итә. Хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр өчен районда үткәрелә торган чараларга чакырып 200 яшүсмергә чакыру кәгазе җибәрелде. Аларның 44е көзге чакырылышта солдат киеме киячәк. Хәрби хезмәткә иң беренче чиратта югары һәм урта һөнәри белеме булган егетләр чакырыла. Өйләнгән...
-
Юллар тәртиптә булачак
21 октябрьдә юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Безнең район юлларының торышы өчен "Брус" җәмгыяте филиалы җаваплы. Филиал хезмәтчәннәренең агымдагы елда башкарган эшләре турында җәмгыятьнең генераль директоры Юрий Петров сөйли: "300 километрга сузылган Әгерҗедәге юл участогы белән Минсәет Мәһәдиев җитәкчелек итә. Аның кулы астындагы 50 ир-егет үзләренә тапшырылган эшне...
-
Чират көтмичә, өйдән чыкмыйча түлибез
Татарстанда яшәүчеләр сентябрь аенда торак-коммуналь хезмәтләр өчен инфоматлар һәм ТР дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы (uslugi.tatarstan.ru) ярдәмендә барлыгы чама белән 13 миллион сум түләгән. Хәзер өйдән чыкмыйча гына Интернетта ТКХ хезмәтләре күрсәтүгә исәпләнгән суммалар турында мәгълүматны тикшерергә, лицевой счет белән эшләргә, счет-фактурага үзгәрешләр кертергә, "перерасчет" ясарга (мәсәлән, фатирда берничә көн буе...