19 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Әгерҗедә яшәүче Бибинур әби Лебедеваның оныгының да оныгы бар инде
Әгерҗедә яшәүче Бибинур Лебедева бу көннәрдә 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итә. Ә котлаучылары бик күп аның: оныгы да оныклы булган инде. Җырларда җырланган Минзәләнең Күзкәй авылы кызы ул. Шул чордагы башка яшьтәшләре кебек 13 яшендә эшли башлый. Язмыш җилләре Әгерҗегә китергәч танышларына бала караша. Кечкенә балалар үсә төшкәч,...
-
БДИ бирергә теләүчеләргә 1 февральгә кадәр гариза язарга кирәк
БДИ бирергә теләүчеләргә 1 февральгә кадәр гариза язарга кирәк. Гаризада кайсы предметлардан бердәм дәүләт имтиханы бирергә планлаштырылганы күрсәтелгән булырга тиеш. Унберенче сыйныфны тәмамлаучылар аны үзләре укыган мәктәпләрдә язалар. Әгәр узган елларда мәктәп тәмамлаган егет-кызлар бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга телиләр икән, аларның гариза язу өчен 1 февральгә кадәр район мәгариф идарәсенә...
-
Әгерҗе районында ике генә балалы бакча да бар
Бүген Әгерҗе районында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә һәм төркемнәрендә 1997 бала тәрбияләнә. Шуларның нибары 216сы - авыл бакчаларында. Әмма авылларда бакчага йөрүчеләр саны елдан-ел кими. - Бүгенге көндә Уразай бакчасына нибары өч бала йөри, Девәтернә һәм Азевода - бишәр, Кадыбашта һәм Кадрәктә - алтышар, Варкләд-Бодьяда сигез сабый. Иң аз бала...
-
Әгерҗе районы яшьләр сәясәте бүлеге – республикада уникенче
ТР муниципаль берәмлекләрендә яшьләр сәясәтен тормышка ашыру буенча узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясалды. Нәтиҗәләр 16 юнәлеш буенча билгеләнде. Татарстанның 43 субъекты арасында Әгерҗе районы 12нче урынга лаек булды.
-
Бүген “Манзара“да аксакал язучыбыз Габдулла Галиевны күрсәтәләр
Бүген иртәнге 6 сәгать 20 минут һәм 7 сәгать 20 минутларда ТНВ каналындагы "Манзара" тапшыруында Кырындыда яшәп иҗат итүче аксакал язучыбыз Габдулла Галиев турында сюжет тәкъдим ителә. Ул язучының "Мәхәббәт һәм мәкер" китабын тәкъдим итүгә багышлана. Әлеге сюжетны 16 сәгатьтә дә кабатлап күрсәтергә мөмкиннәр. Бүген "Манзара"ны карарга онытмагыз.