18 декабрь 2012 яңалыклары
-
Батыр истәлегенә
22 декабрьдә Иж-Бубый мәктәбенә шушы авылда туып-үскән һәм белем алган Советлар Союзы Герое Асаф Абдрахманов истәлегенә мемориаль такта кую тантанасы була. Аннан соң күренекле якташыбызга багышланган волейбол турниры үтәчәк.
-
Юридик ярдәм көне
21 декабрьдә ТР Адвокатлар коллегиясе Бушлай юридик ярдәм көне уздыра. Бу көнне район хакимиятенең 23нче кабинетында 13-16 сәгатьләрдә адвокат Әнвәр Гыйльметдин улы Таҗиев халыкның юридик мәсьәләләргә кагылышлы сорауларына җавап бирәчәк. Алдан язылу өчен телефон 24255.
-
Суык бабайдан кайчан куркырга?
Ниһаять, безнең якларга да чын кыш килде. Кыш бабай битне чеметә, кул-аякларны өшетә. Иртәнге сәгатьләрдә температураның -32гә кадәр төшкән чаклары да була. Суыкларга, беренче чиратта, мәктәп укучылары сөенәдер. Чөнки көннәр бик нык салкынайтса, укулар булмый. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бу уңайдан кышка "температура режимы" төзеде. Укырга температура түбәндәгечә булганда...
-
Зифа Кадыйрова – Кичкетаңда
Чаллыда яшәп иҗат итүче, соңгы елларда халык бик яратып укый торган "Сагынырсың, мин булмам", "Көтеп узган гомер", "Язмыш сынавы" китаплары авторы Зифа Кадыйрова Кичкетаң авыл җирлеге Советы чакыруы буенча 22 декабрьдә Кичкетаң авылына китап сөючеләр белән очрашуга килә. Башлана 12 сәгатьтә.
-
Мәктәптә коррупциягә урын юк!
Ришвәтчелеккә каршы көрәш юнәлешендә әкренләп булса да алга китеш сизелә башлады. Үсеп килүче буынның да тлеге мәсьәләгә карашы үзгәрүен тоймый мөмкин түгел. Коррупциягә каршы көрәш атналыгы кысасында Әгерҗенең 1нче гимназиясендә узган түгәрәк өстәл вакытында да бу ачык сизелде. Мәктәпнең директор урынбасары Елена Савинова чараны: "Бүген без коррупциягә каршы ничек көрәшергә...
-
Яңа ел исе килә
Шәһәр-авылларыбызда Яңа елга әзерлек эшләре башланды инде. Кибетләрдә, базарларда Кыш бабай күчтәнәчләре, бал-маскарад киемнәре, чыршы уенчыкларының ниндиләре генә юк?! Күзләр камаша, кайсын сайларга белмисең хәтта. Дүшәмбе көн шәһәребез үзәгендә мәһабәт төп чыршы пәйда булды. Моннан тыш, Боз сарае, Пенсия фонды идарәсе, "Әгерҗе" сәүдә йорты, 184нче СМП каршында да Яңа ел...
-
Әгерҗе мастеры – Италиядә
Алсу ШАҺАЛИЕВА - Әгерҗедә аш-су остасы гына түгел, бик күп яшьләрне кулинария серләренә өйрәткән оста һәм остаз буларак билгеле ханым. Озак еллар ул элекке 105нче училищеда булачак пешекчеләрне укытты, эшкә өйрәтте. Ә хәзер бу эшен 27нче училищеда дәвам итә. Күптән түгел Алсу ханым Италиянең Флоренция шәһәрендә стажировкада булып кайтты. Итальян...
-
Чәчәк кебек гомерләр өзелде
Узган шимбә киче тетрәндергеч хәбәр китерде. Әгерҗенең иң оста яшь хоккейчыларын берләштергән "Спутник" командасы Рус Акташы - Җәлил трассасында юл-транспорт фажигасенә юлыга. Нәтиҗәдә, ике кешенең гомере фаҗигале төстә өзелә. Бу көнне 2001 елгы хоккейчы малайларыбыз Зәйдә Татарстан беренчелегенә ярышларда катнашалар. Ә якшәмбе көнне алар Сарман районының Җәлил бистәсендә уйнарга тиеш...
-
Cалкыннар көчәя
Бүген иртәнге якта, әйтик, Әгерҗенең янгын сүндерү вышкасындагы электрон табло минус 29 градус күрсәтә иде. Шәһәрнең аскы өлешендә яшәүчеләр термометрлардагы күрсәткеч минус 35 градуска җитте, диләр. Ә авылларда бу сан минус 30 градус булган. Шулай итеп, салкыннар көчәя. Бүген кайбер әти-әниләр балаларын мәктәпкә инде куркып кына озаттылар. Шәһәр мәктәпләренең башлангыч...
-
Хезмәтенә күрә хөрмәте
Казанда Россия беренчелегенә узган көрәш бәйгесен ачу тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков райондагы милли татар-башкорт көрәш федерациясенең башкарма директоры, милли көрәшне үстерүгә, яшь буынны спортка тартуда зур көч куючы, бик күп көрәшчеләрнең остазы Альфред Муллаян улы САБИРҖАНОВка "Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре" исемен тапшырды. Котлыйбыз!
-
Тимурны аякка бастырыйк!
Быел Казанда "Балачак шатлыгы" дигән республика хәйрия фонды оештырылды. Бу фонд каты авырулы балаларны дәвалау өчен акча җыю белән шөгыльләнә. Хәйрия фонды декабрь аенда церебраль паралич белән авыручы балаларга ярдәм итү максатыннан "Вак-төяк - вак-төяк түгел!"дигән акция игълан итте. Әлеге акция барышында Әгерҗедә яшәүче бу сабыйга, әйдәгез, без дә бергәләп...