18 ноябрь 2011 яңалыклары
-
Бимада – эшлекле сөйләшү
Бимада узган гражданнар җыелышында район башлыгы Фәрит Габбасов, ТРның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Ленар Якупов катнашты. Башта авыл җирлеге башлыгы Владимир Шамеевның 9 ай эчендә эшләнгәннәр турында отчеты тыңланды. Аннан халык җитәкчеләргә үзен кызыксындырган сорауларны бирде. Җыелыш район үзешчәннәренең бик матур концерты белән тәмамланды
-
Бурычыңны түләдеңме?
Ноябрь-декабрь айлары Пенсия фонды идарәсенә бурычларны кайтару айлыгы итеп игълан ителде. Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре суд приставлары белән берлектә бурычлыларның милкенә арест салу өчен рейдка чыгачаклар. Мондый күңелсез хәлгә калмас өчен пенсия страховой взносларын тизрәк күчерергә ашыгыгыз.
-
Татфондбанк стипендиатлары
Татфондбанк "Авылның талантлы 100 баласы" акциясе игълан иткән иде. Быел бу акциядә Азево мәктәбеннән Анастасия Русинова һәм Тирсә мәктәбеннән Рузалия Мусина җиңү яуладылар. Алар бер ел дәвамында ай саен Татфондбанкның 1000әр сум стипендиясен алып барачаклар. Казанда җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасында кызларның укытучылары Елена Галиуллина белән Ләйсәния Мусинаны да хөрмәтләделәр.
-
Алар өйдә кунак кына
17 ноябрьдә полициянең участок вәкилләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Бәйрәм көнендә дә аларга көчәйтелгән реҗимда эшләргә туры килде. "Участок полицияләренә беркайчан да җиңел булмады. Алар - гаиләләрендә кунак кына", - ди районның баш "участковые" Финарис Гәрәев. Эчке эшләр хезмәткәрләренә аттестация үткәргәннән соң аларның составлары шактый кимеде. Элек участок милиционерлары район...
-
Рецепт белән генә
Тагын бер тапкыр исегезгә төшерәбез: 15 ноябрьдән Татарстан аптекаларында составында кодеин булган дару препаратлары табиб рецепты буенча гына җибәрелә.
-
Су өчен ничек түлибез?
Шәһәребездә 2009 елдан башлап күпфатирлы йортларга җылылыкны, суык һәм кайнар суны исәпләүче комплекслы гомуми йорт приборлары кую бара. Хәзер бу зур эш ахырына якынлашып килә. 1 декабрьдән комплекслы исәпләү приборларын тулы көченә эшләтә башларга планлаштыралар. Нәтиҗәдә түләүләрдә дә кайбер үзгәрешләр бар. Шул уңайдан без "Водоканал" предприятиесе директоры Илдус Шәймөхәммәтовтан бу...