18 июль 2017 яңалыклары
-
Кәефең ничек, райондаш
Клара БЕЗБОРОДОВА, "Кировское" ТОСы җитәкчесе: - Әгерҗе Шәһәр көненә һәм Тимерьюлчылар бәйрәменә әзерләнә. Без - ТОС активистлары да бәйрәм алдыннан өмә уздырдык. "Хәлим" хуҗалыгы эшчеләре белән берлектә ишегалларын тәртипкә китердек, Гражданнар сугышы батырларына куелган һәйкәл тирәсендә үскән үләннәрне чаптык. Өмәдә олысы да, кечесе дә бик актив катнашты. Бәйрәмне чистарынып, күтәренке...
-
Хастаханәнең йогышлы авырулар бүлеге җитәкчесе юбилеен билгеләп үтә
Аның хезмәт кенәгәсендә - бер генә язма. 1981 елда район үзәк хастаханәсенә эшкә билгеләнгән Лилия ХӨСӘЕНОВАны берничә айдан йогышлы авырулар бүлекчәсе мөдире итеп куялар. Шуннан бирле ул - әлеге бүлекчәнең алыштыргысыз җитәкчесе. ӘТИ СҮЗЕ, ӘНИ КИҢӘШЕ - Мин Ижауда туып-үстем. Мәктәптә укыганда төгәл фәннәр, бигрәк тә математика белән дус идем....
-
Әгерҗенең яшь баянчысы Туапседан икенче урын белән кайтты
3нче мәктәпнең 6 сыйныф укучысы Адель Арсланов Туапсе шәһәрендә "Яхшының яхшысы" Халыкара бәйге-фестивальдә катнашты. Яшь баянчы "Халык инструментлары" номинациясендә икенче урын алды. Адельне бәйгегә җитәкчесе Лариса Рыкова әзерләде.
-
Пенсия фонды идарәсендә халыкны кабул итәләр
25 июльдә көндезге сәгать 2дән Пенсия фонды идарәсендә ТР буенча Пенсия фонды бүлекчәсе идарәчесе урынбасары Елена Полякова халыкны кабул итә. Әгәр пенсиягә кагылышлы сорауларыгыз бар икән, алдан 074, 23095, 23054 телефоннарына шалтыратып яки Пенсия фонды идарәсенең клиент хезмәтенә килеп языла аласыз.