16 декабрь 2015 яңалыклары
-
Әгерҗе урманчылары кисәтә
Бу көннәрдә күпләр: "Яңа елга чыршы каян алырга?" - дип баш ваталардыр. Урмандагы яшел гүзәлгә кул сузганчы, җиде кат уйлагыз. Яңа ел алдыннан урманчылар полиция хезмәткәрләре белән берлектә рейдларга чыгачаклар. Барлык участок урманчылыкларында кизү тору графиклары, маршрутлар билгеләнде инде. Урманга керү юлында контроль-пропуск пунктлары оештырылды. Бәйрәм алдыннан шулай ук юлларда...
-
Әгерҗе кызы Америкада нишләп йөри
Көчек авылы кызы Ләюзә БАҺАУТДИНОВА күптән түгел Америкадан кайтты. Океанның теге ягында ниләр эшләп йөрүе белән кызыксынып, аның белән элемтәгә кердек. - Ләюзә, иң беренче Америкага кадәр ничек барып чыгуыңның сәбәбен беләсе килә... - Мин Арча педагогия көллиятенең инглиз теле факультетын тәмамлаган идем бит. Бер ел Казанда эшләгәннән соң, чит...
-
Әгерҗелеләрнең минималь хезмәт хакы арта
Россия Президенты Владимир Путин яңа минималь хезмәт хакы күләмен билгеләде. 2016 елның 1 гыйнварыннан илдә минималь хезмәт хакы күләме аена 6204 сум булачак. Әлеге үзгәреш «Минималь хезмәт хакы күләме турында»гы федераль канунның аерым маддәсенә кертелгән. Документ Дәүләт Думасы тарафыннан 2 декабрьдә кабул ителгән, Федерация Советы тарафыннан 9 декабрьдә хупланган.
-
Әгерҗе пенсионерлары шпагатка да утырып күрсәттеләр
Икенче ел рәттән тимер юл узелының ветераннар советы лаеклы ялга чыккан тимерьюлчылар арасында спорт бәйрәме уздыра. Эшләгәндә, балалар үстергәндә күп кенә гүзәл затлар үзләренә игътибар җитмәүдән зарланалар. Әйе, ял-бәйрәмнәрдә плитә каршында кайнашып көннең ничек узганын да сизмисең. Эшләп кайткач та өй мәшәкатьләренә чумасың. Ә менә лаеклы ялда вакыт күп, спорт...
-
Әгерҗе районында яшәүче хезмәт ветераннарын ниләр көтә
Яңа ел нинди дә булса яңалык, үзгәреш алып киләсен көт тә тор. Алдагы Маймыл елы да 2016 елның 1 январеннан пенсиягә чыгачак пенсионерларга кагыла. Аларны күп керемле һәм аз керемлеләргә бүләчәкләр. Акчасы күбрәк булганнарга социаль ташламаларны киметәчәкләр. Моңа кадәр һәр пенсионерга бертөрле суммада социаль ярдәм күрсәтелсә, 2016 ел башыннан шактый...