15 декабрь 2011 яңалыклары
-
Укучыларга бүләк
27 декабрьдә Иж-Бубый мәктәбенең иң яхшы 40 укучысы Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына Бубый мәдрәсәсе мөгаллимәсе Мөхлиса Бубиның ачы язмышын тасвирлаган "Үлеп яратты" (авторы - Ркаил Зәйдулла) спектаклен карарга барачак. Шушы көннәрдә туган мәктәбенә очрашуга кайткан якташлары, эшмәкәр, "Буби мирасы" иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Искәндәр Җиһангәрәевның иң тырыш...
-
Тырыш әмәлен эзли
"Һәр нәрсәнең җае бар, дигәндәй, мал симертүнең дә үз серләре бар. Әйтик, без үгезләрне бер үк вакытта ашатырга, эчертергә тырышабыз", - диләр Яңа Бәзәкәдәге гаилә фермасы хуҗалары Дилүс һәм Гөлназ ЯМАЛИЕВлар. Гаилә фермасы буларак әле быел көзен генә теркәлсәләр дә, мал асрау алар өчен яңалык түгел. "Өйләнешкәннән бирле 10 баштан...
-
Иң якты йолдыз
«Фәнис Яруллин вафат...». Көтмәгәндә-уйламаганда телефоныма шундый СМС килде. Аңламыйм гына бит ни язылганын. Кат-кат укыйм, ә аңга барып җитә алмый... Ничек инде алай? Андый шәхесләр дә якты дөньядан китәмени?! Фәнис абый берничек тә үләргә тиеш түгел иде әле... Фәнис Яруллин иҗатына мин кечкенәдән үк гашыйк идем. Мәктәп елларында шигырьләрен, балалар...
-
Тагын 10 көн ял
Ниһаять, Яңа ел каникулларында ничә көн ял итәсебез төгәл билгеле булды. РФ Хөкүмәте чыгарган карар нигезендә, безне алда тоташ 10 көн ял көтә: 31 декабрьдән башлап 9 январьга кадәр ял көннәре дип игълан ителде. Ә эшкә сишәмбе - 10 январьда чыгабыз.
-
Яшь талантлар
Казанда балалайкада уйнаучылар арасында узган смотр-конкурста Әгерҗенең сәнгать мәктәбе укучысы Алмаз Садыйков (укытучысы - Л.Матвеева, концертмейстер - М.Стяжкина) III дәрәҗә лауреат исемен алды. Ә шушы ук мәктәптә шөгыльләнүче Адилә Аитова һәм Наил Иртуганов Нәҗип Җиһанов исемендәге VI республика пианинода уйнаучылар конкурсында катнаштылар.