15 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Әгерҗелеләрне Яңа ел Казаны көтә
Күпләрегез Яңа ел каникулларына хәзердән үк план корасыздыр инде. Бу озын ялларда Казаныбыз башка елларга караганда да матуррак булачак, диләр. Башкалабызның Кремль яры буе "Әкияти шәһәрчек"кә әвереләчәк. Биредә Кыш бабай йорты, Европада иң озын шугалак, ярминкәләр, осталар шәһәрчеге эшләячәк. Хәтта кечкенә сабыйларны вакытлыча калдырып тору өчен түләүле ясле булдыру да...
-
Шикәр комы алып куегыз, әгерҗелеләр
Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов алдагы җәйдә кайнатма, компотлар ясау өчен шикәр комы запасын хәзер үк хәстәрләп куярга тәкъдим итә. - Республикада 280 мең тоннадан артык шикәр комы җитештерелгәндә шикәр заводларында аларны сакларга урын булмый һәм җитештерүчеләр аның бәясен бераз төшерергә мәҗбүр булалар. Хәзер шикәр заводларында эшнең...
-
Әгерҗе көрәшчеләре – Татарстан чемпионатында
Әгерҗе районы көрәшчеләре Казанда Татарстан чемпионатында көч сынаштылар. 42 районнан 378 көрәшче бил алышкан әлеге зур бәйгедә Исәнбай егетләре Әлмир Шәрәфиев, Илназ Ягъфәров, Булат Нурмөхәммәтов районыбыз данын яклап катнаштылар.
-
Яңа ел каникуллары кыскара
Быел Яңа ел каникуллары 31 декабрьдән 8 январьга кадәр дәвам итә. 9 январь - эш көне. Ә якшәмбегә туры килгән 1 январь һәм шимбәгә туры килгән 7 январь көннәре башка бәйрәмнәргә күчерелә.
-
Әгерҗедә ятимнәргә фатир ачкычлары тапшырыла
Бүген, 15 ноябрьдә, район башлыгы Валерий Макаров тантаналы шартларда өч ятим балага фатир ачкычлары тапшырды. Елена Тимеева, Виктория Ишмурзина, Рөстәм Кәримов Әгерҗедә Энгельс урамындагы яңа йортларның берсендә фатирлы булу бәхетенә ирештеләр. Быел районда җиде ятим яңа фатирдан ачкыч алды инде.
-
Ана капиталы бетәме?
Түрәләр 2020 елга кадәр "Ана капиталы"н арттырмаска тәкъдим итте. Моны илдәге катлаулы икътисадый вәзгыять белән бәйләп аңлатканнар. Тик дәүләттән бирелә торган әлеге акча тирәсендәге сүз моның белән генә дә бетмәде. Белгечләр "Ана капиталы"ның кирәкме-юкмы икәнен шик астына куйган. Соңгы елларда туган балалар саны күп булу дәүләттән бирелә торган акчага бәйле...
-
Ни хәлең бар, кеше туганым?
Айрат ГЫЙЛЬМАНОВ - район электр челтәрләре начальнигы: - Коллективыбыз белән өй туен көткән көннәребез әле. "Сетевая компания" җәмгыяте генераль директоры Илшат Фәрдиев тәкъдиме белән Әгерҗенең чәчәк атучы Ометов урамында район электр челтәрләре бинасы төзелә. Бу халык өчен бик уңайлы булачак. Энергетиклар урамында урнашкан хәзерге бинага бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр өчен...