12 февраль 2013 яңалыклары
-
Аучылар ярышачак
23 февральдә сәгать 10да Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Фәрит Бәшәров җитәкләгән аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте идарәсе Иж буенда, элек район Сабан туе була торган урында, аучылар биатлоны буенча ярышлар үткәрә. Ярыш шартлары белән "Ягуар" автомәктәбендә (Гагарин ур., 68а) танышырга була. Тел. 21350.
-
Әгәр сөйгәнеңнең кәефе булмаса...
Гашыйклар көне уңаеннан "Әгәр сөйгәнегезнең кәефе булмаса, сез нишлисез?" дигән сораштыру уздырдык. Әйдәгез, җавапларга күз салыйк: Илшат Гайнетдинов - спорт һәм туризм бүлеге начальнигы: "Хатынымның кәефсез чагын хәтерләмим. Гаиләдә җылы атмосфераны, гадәттә, хатын-кыз тудыра бит. Шуңа күрә аның кәефе һәрчак яхшы булырга тиеш. Ә хатыннарыбызның кәефе күтәренке булу ир-аттан тора...
-
Грипп чигенә
Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге хәбәр итүенчә, январь аенда салкын тиеп мөрәҗәгать итүчеләрнең 516сына ОРВИ (362се - балалар), 26сына (2) грипп диагнозы куелган. Февраль аеның 12 көнендә ОРВИ белән авыруның 544, гриппның 15 очрагы теркәлгән. Аларның күпчелеге - балалар. "Грипп чигенүгә таба барса да, халык саклану чаралары турында онытмасын иде", -...
-
Төзелешкә эшче куллар кирәк
Универсиада уңаеннан Казандагы 45 мең урынлы футбол стадионы төзелешендә Рамил Мифтахов җитәкләгән "Агрызтрансстрой" предприятиесе төзүчеләре дә катнаша. Узган якшәмбедә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыклары катнашында әлеге төзелештә киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров та катнашты. Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә ул бу гигант төзелешнең барышы белән район җитәкчеләрен...
-
Яшьләргә – яшел урам
Узган якшәмбе Әгерҗедәге Имәнлек ял итү зонасы чаңгычылар һәм җанатарларның шат авазларыннан яңгырап торды. Бирегә 400ләп чаңгычы килгән иде. Ә район буенча быел чаңгы юлларына 1000нән артык спорт сөюче чыкты. Шунысы сөенечле, районыбызда сәламәт яшәү рәвешен сайлап, спортка тартылучылар саны елдан-ел арта. Быел - Универсиада елында "Россия чаңгы юллары" традицион...
-
Перрондагы сәүдәгә нокта куелырмы?
Әгерҗе тимер юл вокзалы перронында рөхсәтсез сәүдә итүчеләр турында сөйләгәндә: "Элек тә сәүдә иттеләр, алга таба да туктамаслар", - дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Район башкарма комитеты административ комиссиясенең тимер юл вокзалында уздырылган күчмә утырышында да көн тәртибенә әлеге тәртипсезлеккә ничек чик куярга дигән мәсьәлә куелган иде. Әгерҗедә перрон...
-
Бу авылда яшәргә була
Биш авылдагы 2134 кешене берләштергән ТИРСӘ авыл җирлеге - районда иң зур җирлек. Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров бу җирлектәге гражданнар җыелышына килгәч, иң элек 218 укучы белем алучы урта мәктәп һәм якын-тирә авыллардагы 4781 кешегә медицина хезмәте күрсәтүче амбулатория белән беренче тапкыр якыннан танышып чыкты. "Бу авылда яшәргә...
-
Без тарихта эзлебез
Узган атнада районыбызга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының пресс-секретаре Гөлнира Абдрахманова һәм "Республика Татарстан" газетасы журналисты Шамил Муллаянов килделәр. Алар, Балтач авылында туып-үскән күренекле якташыбыз Юныс Вәлиди турында материаллар туплап, китап чыгару мәшәкатьләре белән йөриләр. Юныс Вәлиди турында кыскача гына мәгълүмат. Ул 1889 елда Балтач авылында крестьян гаиләсендә туган....