12 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Райондашлар Эт елыннан нәрсә көтә
Бик тиздән көнчыгыш календаре буенча без Әтәч елы белән саубуллашабыз, зур өметләр, матур уй-хыяллар белән сары Эт елын каршы алырга әзерләнәбез. Узган ел нинди вакыйгалары белән истә калды, бу елдан ниләр көтәсез? Әнә шул сораулар белән белән Эт елында туган райондашларыбызга мөрәҗәгать иттек. Любовь ХӘЛИУЛЛИНА, Әгерҗе шәһәре, 60 яшь: -...
-
Биатлон карарга яратучылар: бу атнада – иң кызыклы узышлар
Биатлон карарга яратучылар игътибарына! Бүген һәм ял көннәрендә телевизорларыгызны кабызырга онытмагыз. Биатлонның иң кызыклы һәм мавыктыргыч төрләре нәкъ менә бу атнада булачак. Эстафета һәм масс-старт ярышларында Россия спортчылары өчен бергәләп җан атыйк.
-
“Әгерҗе хәбәрләре“нең “Зарлы телефон“ы сезнең гозерләрне тыңлый
Узган ел газета укучыларыбызның үтенечен истә тотып, аларны борчыган проблемаларны чишүдә ярдәм итү ниятеннән редакциябездә "зарлы телефон" эшли башлаган иде. Райондашларыбыз, әлеге телефонга шалтыратып, үзләрен борчыган проблемаларны җиткерделәр. Без, үз чиратабызда, аларны җитәкчеләргә тапшыра идек. Шул рәвешле, кайбер проблемаларны чишүдә без дә үз өлешебезне кертә алдык. Зарлы телефон быел да...
-
Минималь хезмәт хакы артты
1 январьдан айлык минималь хезмәт хакы 9489 сум тәшкил итә. Узган ел ахырында аның күләме 7800 сум иде. Ул 21,7 процентка арткан.
-
2017 елда Татарстанда сырхауханәләрне капиталь ремонтлау 4 миллиард сумга төшкән
Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттәге 75 медучреждениедә ремонт эшләре бара. (Казан, "Татар-информ", Гүзәл Гайнанова). Медицина учреждениеләрен капиталь төзекләндерү программасын тормышка ашыруга 2017 елда якынча 4 миллиард сум акча бүленде. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттәге 75 сырхауханәдә...
-
Прокурор ярдәмчесе Илнур Галимәрданов спортта да, иҗади бәйгеләрдә дә сынатмый
"Үз эшен яхшы белә, шуңа аның белән эшләве җиңел", - ди ярдәмчесе Илнур ГАЛИМӘРДАНОВ турында район прокуроры Оксана Шуста. Илнур - Әгерҗе егете, 74нче мәктәпне тәмамлаган. Мәктәптә укыган елларында спорт белән мавыга, зирәк фикер йөртә белә. Күпләр мәктәпне тәмамлаганчы кайсы юлдан китәчәкләрен белми. Ә Илнур өлкән сыйныфларда укыганда ук нинди...
-
Бүген – Прокуратура хезмәткәрләре көне
Хөрмәтле прокуратура органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе Прокуратурасы көне уңаеннан кайнар котлыйбыз. Гражданнарның иреген һәм хокукын, законлылыкны саклау, җинаятьчелек белән көрәш, хакимият органнары эшчәнлеген күзәтү кебек гамәлләрдә төп роль - прокуратура хезмәткәрләрендә. Сезнең эшчәнлегегез район территориясендә закон һәм хокук тәртибен булдыруга, ә тыгыз хезмәттәшлегебез җәмгыятьнең тотрыклылыгын...