12 гыйнвар 2012 яңалыклары
-
Эшмәкәрләр турында энциклопедия
Казанда нәшер ителүче "Право и жизнь" журналы "Малый и средний бизнес в Татарстане. Портрет предпринимателя" дигән энциклопедия нәшер итте. Анда республикада уңышлы эшләүче эшмәкәрләр турында бай мәгълүмат тупланган. Китапта безнең районнан Җәүдәт Гөлданаев, Марат Вәлиуллин, Рамил Исмәгыйлев, Сәхиповлар, Тәнзилә Галиуллина кебек эшмәкәрләр турында материаллар бар.
-
Игътибар
*** 19 январьда 16-17 сәгатьләрдә Росреестр идарәсенең Әгерҗе бүлеге баш дәүләт инспекторы урынбасары Эльмира Мөхәммәтҗанова җир контроле буенча сорауларыгызга "Кайнар линия"дә җавап бирә. Тел. 21462. *** 1 январьдан Ана капиталының күләме 6 процентка артты. Хәзер ул 387640 сум. Дүрт ел эчендә районда барлыгы 1147 Ана капиталы сертификаты бирелде. Тиздән Татарстан...
-
Таҗикстанда хезмәт иткән булсаң
"Ветераннар турында"гы Федераль Законга кайбер үзгәрешләр кертелде. 1992 елның сентябреннән ноябренә һәм 1993 елның февраленнән 1997 елның декабренә кадәр Таҗикстан Республикасы территориясендә чакыру яки контракт буенча хәрби хезмәт үткән гражданнар хәзер хәрби хәрәкәт ветераны булып саналалар. Бу Закон 2012 елның 1 январеннән гамәлгә керде. Ветеран таныклыгы алу өчен ТР хәрби...
-
Бер вакыт кына
Гадәттә бу һөнәрне элек-электән авылда ир-егетләр сайлыйлар иде. Мамадыш якларында туып-үскән бу гүзәл зат, һич тә курыкмыйча, шушы авыр, тынгысыз хезмәтне сайлап, 30 ел безнең районда агроном булып эшләде. Инде җитмеш яшенә килеп җитсә дә, күңеле белән ул үзе иген үстергән басу-кырларны бик еш "әйләнеп кайта". - Бигрәк тә язгы...
-
Табын муллыгы – тырышлыкта
Авылларда күпләп терлек асраудан табыш алучылар саны арта бара, шөкер. "Абзарыңда малың булса, өстәлең сыйлы була", - дип фикер йөртәләр Иж-Бубыйда гомер кичерүче фермерлар Илдус һәм Гөлнар ФӘЙЗУЛЛИННАР да. Гаилә корып яши башлаганнан бирле абзарларын буш тотканнары юк аларның. "Йокы тамак туйдырмый. Ә абзарыңда малың булса, йоклап ятып булмый. Авыл...
-
Бәхетле гомер көзе
Ир-атлар арасында 50 ел (!) гомерен мәктәпкә багышлаганнарны очрату бик кыен. Заманында дәрәҗәле, акчалы эшләр тәкъдим итсәләр дә ул укытучы һөнәрен бернәрсәгә дә алыштырмаган. Ярты гасырлык педагогик хезмәт стажының 40 елга якыны Әгерҗе районы белән бәйле аның. Шушы көннәрдә 80 яшьлек юбилеена килеп җитсә дә, ул әле дә укытучылыктан аерыла...