11 июль 2017 яңалыклары
-
Әгерҗедә кайсы йортларда кайнар су туктатылды
Идарәче компания Әгерҗедәге күпкатлы йортларда җылылык системасына опрессовка уздырылу сәбәпле, график нигезендә кайнар су булмаячагын кисәтә. 23 июльгә кадәр - Гагарин (10, 11, 12, 14, 68), К.Маркс (14, 16), Казанская (2), Кече Амур (53), Вокзальная (1) урамнарында. 24 июльдән 6 августка кадәр - Гоголь (2, 4), Комсомольская (9, 10), Лесопильная...
-
Район имамнарын “Нур“ мәчетенә җыйдылар
Күптән түгел билгеләп куелган имам-мөхтәсиб Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин "Нур" мәчетендә район имамнары белән беренче җыелышын үткәрде. Җыелышта район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов һәм Диния нәзарәтеннән ревкомиссия әгъзалары: Апас районы имам-мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим Әхмәтҗанов, Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф Тимергалиев, Чистай...
-
Әгерҗедә августта узачак Бал бәйрәменә әзерлек эшләре бара
12 августта Әгерҗе ипподромында республика күләмендә "Пчелино" бал бәйрәме узачак. Бәйрәм сәгать 12дә башланыр дип күзаллана. Анда төрле бәйгеләр, ярышлар узачак, ярминкә-күргәзмәләрдә балны авыз итү, сатып алу мөмкинлеге булачак. Кунакларны хуш исле үлән чәе белән дә сыйлаячаклар. Бүген район хакимиятендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова Бал бәйрәмен оештыру...
-
Бүген Әгерҗедә футбол ярышлары башлана
Бүген Әгерҗедәге "Локомотив" стадионында район башлыгы Кубогына футбол ярышлары башлана. Ул быел унтугызынчы тапкыр уза. Ярышта 12 команда катнаша. Уеннар һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе 18 сәгатьтә була. 5 августта узачак финалда җиңүче команда ачыкланачак. Командаларга көч бирергә килегез. Уеннар графигы белән дә таныша аласыз. График игр по футболу на Кубок...
-
Шаршады малае Мәскәүгә – НТВ каналына бара
Әгерҗедән Оксана Мөфтәхетдинова, Кырындыдан Ләйсән Рамазанова, Татар Шаршадысыннан Мөнзилә Раимова һәм аларның балалары опека һәм попечительләр бүлеге җитәкчесе Айсылу Баһаутдинова җитәкчелегендә Чаллыга - тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы фестиваленә бардылар. Биредә малайлар-кызлар дәрәҗәле жюри алдында сәләтләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Мөнзилә Раимованың улы Владислав Карабанов, "Ты супер! Танцы!" кастингында җиңеп, НТВ...