10 декабрь 2017 яңалыклары
-
Әгерҗе районында балыкчы батып үлгән урыннан фотолар пәйда булды
Фаҗига Иж елгасында 8 декабрьдә булган. (Казан, 10 декабрь, "Татар-информ"). Әгерҗе районында Иж елгасында Удмуртия балыкчысы мәете табылган урыннан фотолар пәйда булды. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Алдан "Татар-информ"да 8 декабрьдә 36, 41 һәм 50 яшьләрдәге өч балыкчының...
-
Иж-Бубыйда теннис ярышы була
24 декабрьдә сәгать 10да Иж-Бубый мәктәбендә Мөхәммәтҗан хаҗи Әхмәтҗанов Кубогына өстәл теннисы буенча турнир була. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр 23 декабрьгә кадәр 89093113231 телефоны яки ildus_chukov@mail.ru электрон почтасы аша заявка бирә ала.
-
Өчпочмаклы хатларны бергәләп туплыйк
Бөек Ватан сугышының төп шаһитләре - сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балаларының сафа елдан-ел сирәгәя. Шул сәбәпле алар күрсәткән батырлыкларны, дәһшәтле елларда кичергән авырлыкларны киләсе буынга тапшыру мөһим. Быел "Бердәм Россия" партиясе 1941-45 еллардагы фронт хатларын бергә туплау һәм системага салу буенча «Тарихи хәтер» исемле интернет-проект игълан иткән иде....
-
Мөгаллимнәр балаларга шатлык бүләк иттеләр
Моннан ике ел элек ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы укытучыларның һөнәри үсеш дәрәҗәсен үстерү максатыннан "Укытучы-эксперт", "Укытучы-остаз","Укытучы-оста" грантларын булдырган иде. Быел "Укытучы-оста" грантларына лаек булган Көчек мәктәбе укытучысы Әлфия Шәйхетдинова, Красный бор мәктәбе укытучысы Ирина Патрикеева проект нәтиҗәсен "Наз" балалар приютында фестиваль формасында үткәрергә булдылар. Аларның эшчәнлеген бәяләүче "Укытучы-эксперт" гранты...
-
Биатлон карарга яратучылар игътибарына: бүген эстафета була
Бүген Матч каналында биатлон буенча Дөнья кубогының икенче этабындагы соңгы ярыш була. Ул - күпләр яратып карый торган эстафета. "Матч" каналында 13.30 сәгатьтә - ир-егетләр, 16.10 сәгатьтә хатын-кызлар җиңү өчен җан атачаклар. Россия командасына бергәләп көч бирик, дуслар!