10 гыйнвар 2013 яңалыклары
-
Сез ялгыз түгел
Узган елның октябрендә районда республика күләмендәге "Игелекле телефон" хәйрия акциясе старт алган иде. Ялгыз өлкәннәрне "борчулы төймәле" махсус телефоннар белән тәэмин итүгә юнәлтелгән мәрхәмәтлелек акциясенең икенче этабы әле дәвам итә. Акциянең I этабында махсус телефоннар беркеме дә булмаган, социаль хезмәткәрләр өйләренә барып хезмәт күрсәтә торган япа-ялгыз 68 өлкән кешегә тапшырылды....
-
Яңа ел каникуллары имин узды
Ун көнгә сузылган Яңа ел каникуллары да артта калды. 2013 елның беренче эш атнасын башладык. Бу озын ялларда күпләребез рәхәтләнеп ял иткәндә кайбер хезмәткәрләр эш урынында булдылар: безнең тынычлыгыбызны сакладылар, юлларда куркынычсызлыкны тәэмин иттеләр, сәламәтлегебез сагында тордылар, ялыбызны файдалы, кызыклы итү турында кайгырттылар. Әйдәгез, әлеге хезмәтләр җитәкчеләре белән Яңа ел...
-
Ишеттегезме әле?
*** 1 январьдан Россиядә минималь хезмәт хакы күләме 13 процентка артты һәм ул 5205 сум булды. Димәк, кайда гына эшләсәгез дә, сезгә шушы суммадан кимрәк хезмәт хакы түләргә тиеш түгелләр. *** Яңа елдан куллану кәрҗине турындагы законга да үзгәрешләр кертелде. Хәзер бер кешегә еллык азык-төлек җыелмасы түбәндәгечә булырга тиеш: 126,5...
-
Зифа КАДЫЙРОВА: “Кичерә белегез, үчләшмәгез”
"Сагынырсың - мин булмам", "Язмыш сынавы", "Көтеп узган гомер" китапларын апа-әбиләр генә түгел, кайбер ир-егетләр дә "егылып" һәм елый-елый укыйлар. "Бу китапларның китапханәгә кайтып кергәне юк. Яшьләр дә, өлкән буын да кулдан кулга йөртеп укый аларны", - ди Кичкетаң китапханәчесе Әлфинә Төхбәтова. Менә шулай халык мәхәббәтен яулап алган әсәрләр язучы...
-
Финанс ярдәме кемгә күрсәтелә?
2011 елның 2 июнь төнендә Пугачеводагы хәрби частьта булган шартлау нәтиҗәсендә Әгерҗедәге йорт-җиренә, мал-мөлкәтенә зур зыян күрүчеләргә финанс ярдәме күрсәтү быел да дәвам итә. Район башкарма комитетында кемнәргә ярдәм күрсәтелүен болай дип аңлаттылар. Татарстан Республикасы Премьер-министры һәм дәүләт властеның федераль органнары раслаган исемлек нигезендә шартлау булган көнгә яшәү урынында теркәлгән...
-
Иске Яңа елны бергә каршылыйк
Иске Яңа елны каршыларга район Мәдәният сараена килегез. 13 январьда 16 сәгатьтә биредә "Мечта" студиясе сезне әкият һәм бәйрәм концерты карарга чакыра. Билет бәясе 50 сум.
-
Талантлы яшьләрне бүләкләделәр
Яңа ел алдыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында, конференцияләрдә, бәйгеләрдә җиңүче 161 укучыны хөрмәтләделәр. Узган ел татар әдәбиятыннан республика олимпиадасында җиңү яулаган Кадыбаш мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Фәрһад Рәсүлев 30 мең сум премия, Диплом белән бүләкләнде. Аны әзерләгән укытучысы Эльмира Рәсүлева да министр Энгель Фәттахов кулыннан...
-
Кышкы туристик слет
12 январь - шимбә көнне Әгерҗедәге "Имәнлек" ял итү зонасында Сәламәтлек көне уңаеннан кышкы туристик слет үткәрелә. Ул быел Казанда узачак Универсиадага һәм республикада игълан ителгән Сәламәт яшәү рәвеше ункөнлегенә багышлана. Туристик слетта райондагы предприятие һәм оешмаларның хезмәт коллективлары катнашачак. Программада: Сәгать 10да - мини-футбол. Командада - 3 ир-ат, 2...