9 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Үзебезнең ислам академиясе булачак
Халыклар бердәмлеге көнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар Ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям ана иконасы соборын торгызу турында"гы Указны имзалады. Идел буе Болгарында Исламны рәсми кабул иткән көнгә, 2016 елның 21 маена, Болгар ислам академиясен төзү урынына истәлекле таш салу чарасын оештыру планлаштырыла. Казан Мәрьям Ана иконасы соборы торгызылачак...
-
"Әгерҗе хәбәрләре"нә языл һәм бүләк от
Почта элемтәсе бүлекчәләрендә 2016 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу башланды. Өченче ел инде "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте үз басмалары әбүнәчеләре өчен "Язылган өчен айпад!" акциясе игълан итә. 1 ноябрьдән әлеге акция старт алды. "Язылган өчен айпад!" акциясе Татарстан күләмендә генә үткәрелми. Россия төбәкләрендә яшәүче һәркем күпләп "Татмедиа" басмаларына язылып, әлеге акциядә...
-
Әгерҗедә газ бирү туктатыла
10 ноябрьдә Әгерҗенең К.Маркс (өске өлеше), Нариманов, Гагарин, Горький, Чапаев һәм Островский урамнары (тыкрыкларында да) 9-15 сәгатьләрдә газ булмый. Газ приборларыгызны караучысыз калдырмагыз.
-
Әгерҗелеләрнең социаль хокуклары сакланамы?
10 ноябрьдә 13-14 сәгатьләрдә район прокуратурасы бинасында (Гоголь урамы, 12) ТР прокуратурасының федераль законнарның үтәлешен күзәтү буенча идарәсе начальнигы Ратмир Шәйдуллин гражданнарны кабул итә. Җитәкчегә торак-коммуналь хуҗалык, ветераннар, ришвәтчелеккә каршы көрәш, пенсиягә һәм шуңа охшаш гражданнарны социаль яклауга юнәлтелгән законнарның үтәлешенә кагылышлы сорауларны бирергә мөмкин. Алдан язылу өчен телефон: 21940.
-
Әгерҗедә иң популяр исемнәр – Әмир, Әминә
- Соңгы вакытларда Әмир исеме аеруча популярлашып китте. Ә менә кызларга Әминә исемен кушучылар күп, - диләр Әгерҗе ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре. Шулай ук малайлар арасында Самир, Самат, Ислам, Роман исемнәре бик популяр икән. - Кызларга София, Айсель, Арина, Ясминә, Злата, Зарина, Дарина, Айша, Мәрьям, Камилла, Мәликә, Риана, Амалия, Арина кебек...