4 октябрь 2012 яңалыклары
-
Өлкәннәрне сөендерделәр
Өлкәннәр көне уңаеннан социаль яклау идарәсе Әгерҗедә эшләгән оешмалары беткән һәм читтән күчеп кайткан 1100 пенсионерга район башкарма комитеты җитәкчесенең күчтәнәчләрен тапшырды.
-
Казанга – эшкә
Әгәр сез эш эзлисез икән, башкалага рәхим итегез! Казандагы "Метроэлектротранс" предприятиесе троллейбус йөртүчеләрне (хезмәт хакы 15-17 мең), кондукторларны (11-13 мең сум) эшкә чакыра. Тулырак мәгълүматне мәшгульлек үзәге филиалында алырга була. Тел. 22984.
-
Ветераннар – Казанда
Татарстан ветераннар оешмасының 25 еллыгына багышланган конференциядә безнең районнан ветераннар советы рәисе Рәвия Лутошкина җитәкчелегендәге төркем катнашты. Әгерҗедән Энгель Мусин, Исәнбайдан Радик Таҗетдинов, Девәтернәдән Гөлсинә Ситдыйкова әлеге бәйрәм чарасыннан матур тәэсирләр белән кайттылар. Конференция эшендә Хөкүмәт җитәкчесе Илдар Халиков катнашты һәм чыгыш ясады.
-
Туган мәктәп сагындыра
Әгәр алтын балык эләксә һәм:"Таңсылу, зинһар, җибәр мине! Мин синең өч теләгеңне үтим", - дисә, һичшиксез, иң беренче теләгем итеп Яңавылдагы туган мәктәбемне кире кайтаруны сорар идем. Ә аннан соң шул мәктәптә безгә белем биргән укытучыларымны шунда кире чакыртып китерер идем. Эх, мәктәбем! Сине кире кайтарып булса иде... Мин узган...
-
Кайсыгызның кулы җылы
"Кара-каршы утырып чәй эчәргә, кышкы озын кичләрдә гөрләшеп сөйләшеп утырырга, авырганда тәрбияләргә яныңда җәмәгатең булса, балаларың хәлеңне белеп, ярдәм итеп торса, картлык ул тикле куркыныч түгел. Ялгызлык куркыныч! Ялгызлык..." Халык язучысы Туфан Миңнуллинның бу сүзләре хәтергә аеруча уелып калган. Сагынуга юк дәва Бигрәк тә гомер көзләрен туган нигездән, авылдашларыңнан, күршеләреңнән...
-
Ул – һәрчак беренче
Хәзерге яшьләрнең булганлыгына сокланам. Олы максатлар куеп, шул үрләрне кыю рәвештә яулый алар. Шунысы аеруча куанычлы: бу максатларга алар үзләре генә, мөстәкыйль рәвештә ирешәләр. Тирсә кызы Ләйсән ТӨХВӘТУЛЛИНА - нәкъ шундыйлардан. Сарсак-Омга лицеенда белем алган ул. Әнисе Тирсә мәктәбендә татар теле укыта. Ләйсән лицейда яхшы укый, җәмәгать эшләрендә һәм төрле...
-
Җылылыкка тарифлар артты
ТР Тарифлар буенча Дәүләт Комитетының "Кулланучыларны җылылык белән тәэмин итүче оешмаларның җылылык энергиясенә тарифлар билгеләү турында"гы карары нигезендә Әгерҗе шәһәрендә 1 сентябрьдән җылылык энергиясенә тарифлар артты. Элек 1 Гкал җылылык энергиясе тарифы 1120 сум булса, 1 сентябрьдән - 1195,85 сум. Күпфатирлы йортта җылылыкны исәпләүче гомумйорт приборы куелмаган икән, бу йортта...
-
Без – табигать балалары
"Планетаны чүп-чардан арындырабыз" дигән Халыкара көн уңаеннан узган атнада Татарстанда "Бердәм экология дәресләре" оештырылды. Бу мөһим чарада районыбыз мәктәпләре дә актив катнашты. Тик табигатьне саклау, тирә-якны чүптән арындыру кебек мөһим проблеманы бер дәрес кысасында гына чишү мөмкинме соң?! Азево урта мәктәбендә дә сентябрь ае дәвамында үсеп килүче буынга экологик тәрбия...
-
РОСГОССТРАХ: үсешкә юл
Татарстанда иминиятләштерү елдан-ел популярлаша бара. Чөнки страховой компания иң авыр чакта үз клиентына ярдәмгә килә. Безнең районда да РОСГОССТРАХ полисы бик күпләргә иң авыр минутта финанс ярдәме алу чыганагы булып тора. 6 октябрьдә билгеләп үтә торган иминиятләштерү хезмәткәре көне уңаеннан бу зур компаниянең уңышлары һәм планнары турында безгә "Росгосстрах" җәмгыяте...