4 июнь 2016 яңалыклары
-
Кодаш Сабан туенда - Венер Сәлимов һәм башкалар + ФОТО
-
Аяк киеме озакка түзсен өчен киңәшләр
Аяк киемендәге исне мамыкка манылган водород перекисе бетерә. Замш аяк киемен чистартыр алдыннан, аны парда тотып торыгыз. Соңыннан махсус щетка белән чистартыгыз. Бик нык пычранган булса, нашатырь спирты кушылган сабынлы су белән юыгыз. Аяк киеме кысан булса, эченә аз гына спирт яки аш серкәсе, йә булмаса одеколон агызыгыз. Аяк киемен...
-
Синоптиклар давыл турында кисәтә
Синоптиклар фаразлары буенча, Татарстан территориясендә давыл булуы ихтимал. 5 июнь көнне иртән һәм көндезен урыны белән яшеннәр, секундына 17-22 метр тизлеккә кадәр җилнең көчәюе көтелә. Аерым урыннарда яңгыр һәм боз явулар да булуы мөмкин.
-
Әгерҗедә яшь баянчы үсә
Әгерҗе балалар сәнгать мәктәбендә укытучы Лариса Рыкованың баян классында белем алучы Адель Арсланов Казанда "Бәхетле балачак" Бөтенроссия интернет-бәйгесендә катнашты һәм "Инструменталь башкаручы" номинациясендә икенче урын алды. Бәйгегә Россиянең төрле төбәкләреннән 200дән артык талантлы балалар җыелган иде. Баян классының өченче сыйныфын тәмамлаган Адель Татарстанның халык артисты Фердинант Сәләхов кулыннан Бөтендөнья татар...
-
Әгерҗе районы башлыгы Сабантуй белән котлый
Кадерле райондашлар! Хөрмәтле бәйрәм кунаклары! Чын күңелдән Сезне иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе - ел саен язгы кыр эшләреннән соң уздырыла торган Сабан туе белән тәбрик итәм! Сабантуй хезмәт һәм дуслык бәйрәме буларак төрле милләт кешеләре арасында илебезнең күп төбәкләрендә һәм чит илләрдә дә уза торган бәйрәмгә әверелде. Җырлар - биюләр,...